

Башкортстан яшь сәясәтчеләр советы рәисе һәм республика яшьләр хөкүмәте башлыгы Вилдан Ясәнгилдин яшьләрнең сайлауларда — сайлаучы сыйфатында да, кандидат сыйфатында — катнашуы хакында “Сайлау - 2023” матбугат үзәгендә фикере белән бүлеште.
“Тиздән статистика яшь сайлаучылар санын күрсәтәчәк. Әмма әлеге кампания төрле партияләрдән яшь кандидатларның күп күрсәтелүе белән игътибарга лаек. Мине аларның исемлегендә яшьләрнең күп булуы гаҗәпләндерде. Бу аларның гражданлык активлыкларын дәлилли”,—диде Вилдан Ясәнгилдин.
Яшь кандидатларның, яшь булуларына карамастан, башкарган эшләре бар һәм алар аны җәмгыять өчен файдаланырга тели, дип билгеләде ул.
Фото: "Башинформ".