

Сайлауларның тәүге 4 сәгате республикада тыныч узган. Бу хакта шәһәр һәм район матбугат чаралары хәбәр итә.
Толбазы авылында гражданлык бурычын үтәргә 95 яшьлек Мөзәянә Аскар кызы Рәфыйкова килгән. Ул бу көннең республика киләчәге никадәр мөһим булуын аңлый, шуңа сөенеп тавыш бирергә килгән.
Бакалы районында беренчеләрдән булып сайлауларга күп балалы Якуповлар гаиләсе – гаилә башлыгы Руслан, аның тормыш иптәше Зөлфия һәм өч уллары Илназ, Радмир һәм Марат – килгән. Мондый вакыйга уңаеннан балалар иртә белән торган. Малайлар бу көнне хәтерләрендә калдырыр, чөнки тавыш биргәч, алар авылга, яраткан картәниләре белән картәтиләренә юлланган, – дип яза “Бакалы таңнары”.
Стәрлебашта иң беренче булып 1937 елны туган Венера Гайфулла кызы Габидуллина тавыш биргән. 86 яшьтә булуына карамастан, ул иң актив сайлаучыларның берсе һәм участокка тәүгеләрдән булып килә.
Баймак районында тавыш бирү җирле имам-хатыйб Мазгар Салихов башкарган аятьтән башланып киткән.
Зилаер районында Матрай авылы участок сайлау комиссиясе әгъзалары милли киемнәрдә эшли. Матрайлыларга бу идея ошап киткән, шуңа алар да сайлауга матур киенеп килгән.
Чишмә районында беренчеләрдән булып 61 яшьлек Рамил Вәлиуллин тавыш биргән. Һәм бу аның сайлау участогы үзе яшәгән Пенза авылыннан 4 км ераклыкта урнашкан булуга карамастан.
“Сайлауларда мотлак рәвештә катнашырга кирәк, дип исәплим, чөнки бу синең тавышың. Киләчәктә ниндидер яхшы үзгәрешләр булуын телисең икән, кемдер синең өчен нидер эшләр дип көтеп утырырга кирәкми. Менә, һава торышы әллә ни сөендермәсә дә, машинама утырдым да килдем”, – ди ул.
Уфа районы Шамонино авылында сайлау участогы мәктәп бинасында урнашкан. Бу көнне мәктәп ихатасында укучылар сыйныфлары белән традицион көз ярминкәсе оештырганнар. Сайлаучыларны җыр-моң белән каршы алалар. Бирегә килүчеләрнең кәефләре күтәренке.
#башкортостанвыборы2023