Сайлау
10 сентябрь 2023, 10:45

Яңа состав нинди булыр?

Дәүләт Җыелышы-Корылтайның яңа составы турында эксперт җавап бирде.

Яңа состав нинди булыр?Яңа состав нинди булыр?
Яңа состав нинди булыр?

Медиаэксперт, филология фәннәре кандидаты Александр Кобыскан “Сайлаулар-2023” Иҗтимагый матбугат үзәгендә үткән брифингта Дәүләт Җыелышының яңа составы турында фикерләре белән уртаклашты.

Эксперт фикеренчә, ул элеккесеннән шактый аерылып торачак һәм кайбер фаразлар буенча 60%тан да күбрәк яңартылырга мөмкин.

"Бу үзләренең күркәм эш-гамәлләрен депутат сыйфатында тормышка ашыру ихтыяҗы тойган кешеләр булачак. Кандидатлар арасында ковид вакытында үзләрен волонтерлар буларак һәм СВОда катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю эшендә үзләрен  күрсәткән кешеләр күп. Шуңа күрә, яңа состав нәкъ менә локаль мәсьәләләрне хәл итүгә күбрәк юнәлдерелгән булачак”, - дип билгеләп үтте Александр Кобыскан.

Эксперт билгеләп үткәнчә, депутатлар корпусы составына профильле тәҗрибәгә ия булган һәм үз өлкәсенә дәүләт белән җәмгыять арасында арадашчы сыйфатында яңалыклар, яхшы эшләр башкара алган төрле өлкә вәкилләре керәчәк.

#башкортостанвыборы2023

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас