Сайлау
10 Сентября 2023, 09:11

Республика дәваханәләрендә 28 сайлау участогы эшли

Общественный пресс-центр «Выборы-2023».Общественный пресс-центр «Выборы-2023».
Фото:Общественный пресс-центр «Выборы-2023».

Башкортстанның медицина учреждениеләрендә сайлауларны оештыру хакында “Сайлаулар-2023”  иҗтимагый матбугат үзәгендә БР Сәламәтлек саклау министрлыгының гадәттән тыш хәлләр очрагында мобилизацион әзерлек һәм медицина ярдәме күрсәтүне оештыру бүлеге начальнигы Тимур Екимов һәм Уфаның 13нче санлы шәһәр клиник дәваханәсенең баш табибы Булат Гарифуллин  сөйләде.

Тимур Екимов сүзләренчә, 25 медицина учреждениесендә 28 вакытлыча участок  сайлау комиссиясе оештырылган.

“Медицина оешмасында   булдырылган ябык төрдәге участокларда пациентлар һәм тәүлеклек дежурдагы медицина хезмәткәрләре тавыш бирә”, – дип сөйләде Булат Гарифуллин.

Ул  сайлаучылар исемлеге сайлауларга 2-3 атна кала  төзелде, дип хәбәр итте.

“Бу сайлау көнендә  стационарда ятучылар исемлеген төгәл белер  өчен кирәк”, – диде ул.

Шул ук вакытта пациентлар шартлы рәвештә ике төркемгә бүленә – мобиль төркем, алар сайлау участогында тавыш бирә ала. Һәм авыр диагнозлы пациентлар төркеме, алар өчен сайлау палатада оештырыла.

Исегезгә төшерәбез, бүген Дәүләт Җыелышы – Корылтайга җиденче чакырылыш депутатларын һәм  җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлыйбыз. Барлыгы 777 сайлау кампаниясе үтә. 

Чыганак: resbash.ru

#башкортостанвыборы2023

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас