

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәләл җефете белән Дәүләт Җыелышы – Корылтайга һәм җирле үзидарә органнарына җиденче чакырылыш депутатлар сайлавында катнашты. Алар “Башкортстан” концерт залында урнашкан 109 санлы сайлау участогында тавыш бирде.
-Бүген, бәхәссез, мөһим көн. Бүген Дәүләт Җыелышы – Корылтайга депутатлар гына сайламыйлар, авыл биләмәләренең депутат корпуслары да тулаем үзгәрә диярлек. Ә ул 7135 депутат мандаты.
Үткән чакырылыш Дәүләт җыелышы эшчән, конструктив, акыллы булды. Без конструктив эшчәнлек төзи алдык кебек. Бик җитди карарларны, шул ук коронавирус белән көрәштә, санкцион басым шартларында, бик кыска вакыт эчендә кабул итәргә туры килгән чаклар күп булды. Шуңа күрә без бүген дә лаеклы кешеләр килер дип көтәбез, - ди Радий Хәбиров.