Сайлау
10 сентябрь 2023, 12:00

“Парламент 50 процентка яңарачак”

Эксперт Азат Янгиров шулай дип исәпли.

“Парламент  50 процентка яңарачак”“Парламент  50 процентка яңарачак”
“Парламент 50 процентка яңарачак”

"Сайлау-2023" Иҗтимагый матбугат үзәгендә сәяси экспертлар белән брифингларда икътисад фәннәре докторы, доцент Азат Янгиров бүгенге сайлауларның үзенчәлекләре турында сөйләде.

– Бүгенге сайлауны алдагы елларда үтәчәк  Русия Президенты һәм Башкортстан Башлыгы сайлауларына репетиция дип  карарга  була. Әлегә кадәр эшләгән депутатлар матур гына  эшләде. Соңгы  елларда коронавирус пандемиясе, махсус хәрби операция  кебек катлаулы хәл-вакыйгалар булды.  Шунлыктан  безнең партияләрнең карашлары кайбер мәсьәләләрдә аерылса да, алар берләште, матур итеп бергә эшли башладылар, - диде ул.

Азат Вәзир улы фикеренчә, республика  парламенты якынча 50%ка яңарачак һәм нык кына яшәрәчәк, чөнки яшь кандидатлар күп. “Иң яшь кандидатка 23 яшь, шулай ук 30 яшькә  кадәр кандидатлар  шактый. Яшьләр күбрәк булса,  яңа караш, яңача сулыш булачак. Шул ук вакытта тәҗрибәле депутатларның да  булуы мөһим”,– тине ул.

#башкортостанвыборы2023

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас