

Дәүләт Җыелышы – Корылтайга һәм җирле үзидарә органнарына җиденче чакырылыш депутатлар сайлавында Күгәрчен районы Теләүмбәт авылында яшәүче 101 яшьлек Мөкарәмә Исхакова катнашты. Бу хакта Күгәрчен районы хакимиятенә сылтанып, ЦУР хәбәр итә.
Мөкәрәмә Ибраһим кызы - хезмәт ветераны һәм РСФСР мәгариф отличнигы. Ул “Бөек Ватан сугышы елларында фидәкарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән.
Һәммәбезгә аек акыл, якты зиһен белән шул яшькә җитеп, сайлау участогына үз аякларында барып, үз күзләрең белән исемлекне күреп, сайлауларда катнашып йөрергә язсын!