

Бүген - сайлаулар. Республика өчен зур әһәмияткә ия булган көн. Башкортстанда 14.00 сәгатькә җәмәгать кол-үзәгенә Республика Дәүләт Җыелышы депутатларын сайлауда тавыш бирү уңаеннан 15 шалтырату булган. Бу хакта Уфада “Сайлаулар-2023” Иҗтимагый матбугат үзәгендә үткән брифингта кол-үзәк эшен оештыру өчен җаваплы Анна Сучкова хәбәр итте.
"Хәзерге вакытта нинди дә булса җитди тәртип бозулар теркәлмәде. Яшьләр, нигездә, тавыш бирүнең кайсы вакытка кадәр дәвам итәчәген, кайсы участокка беркетелгәннәрен сорыйлар. Берәү өйдә тавыш бирүне сорап шалтыратты. Тагын да бер сайлаучы ни өчен сайлау участокларында карабодай ярмасы таратылмавын сорады. Шулай ук участокта начар яктырту турында шалтыратып әйттеләр, әмма мәгълүмат расланмады», - дип сөйләде Анна Сучкова.
Анна ханым әйтүенчә, кол-үзәк үз эшен тавыш бирү ахырына кадәр, ягъни 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Барлык шалтыратулар турында тулы отчет ике сәгать саен БР Иҗтимагый палатасы сайтында бастырыла. Җәмәгать кол-үзәге телефоны: 218-16-84.