

Туймазы районында Латыйповларның яшь гаиләсе гражданлык бурычын үтәүгә җитди караган. Ике көн элек кенә гөрләтеп туй үткәргә яшьләр бүген сайлауга килгәннәр.
Гүзәлгә быел 18 яшь тулган һәм ул тавыш бирүдә беренче тапкыр катнашкан. Тормыш иптәше Айнур аңардан ике елга өлкәнрәк.
Әлеге вакытта Айнур бораулаучы ярдәмчесе булып эшли. Ә Гүзәл Туймазы агросәнәгать колледжында пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерә. Алар икесе дә күп балалы гаиләдән, шуңа үзләре дә зур тату гаилә төзү турында хыяллана.
– Гаиләбездә һәрвакыт балалар тавышы яңгырап торуын телибез, – ди яшьләр. – Безнең өчен балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелүе, түгәрәкләр һәм спорт секцияләре эшләве мөһим. Предприятиеләр эшләп торсын, безнең хезмәт хакларыбыз яхшы булсын дип телибез. Шуңа без бүген сайлауга килдек. Без үзебезнең киләчәкне, републикабызның киләчәген сайлыйбыз.