Сайлау
10 сентябрь 2023, 16:56

Бездә сайлаулар тыныч үтте

Башкортстанда Уфа вакыты белән 21.00 сәгатьтә тавыш бирү тәмамланды.

Бездә сайлаулар тыныч үттеБездә сайлаулар тыныч үтте
Бездә сайлаулар тыныч үтте

Башкортстанда Уфа вакыты белән 21.00 сәгатьтә тавыш бирү тәмамланды, сайлау участоклары ябылды һәм тавышларны санау башланды. Сайлауларның тәүге йомгаклары дүшәмбе иртән билгеле булачак.

               Мәгълүм булуынча, Башкортстанда яшәүчеләр  БР Дәүләт Җыелышына 110 депутат сайлады. Кайбер шәһәрләрдә һәм районнарда кала, поселок һәм авыл биләмәләре депутатлары да сайланды. Бездә 110 мандатка 859 кандидат көрәште. Уртача алганда, бер мандатка 8 кандидат туры килде. Муниципаль сайлаулар буенча исә 7 меңнән артык мандатка 14 мең кандидат дәгъва итте. Участокларда сайлау барышы артыннан 13 мең кеше күзәтте. Партияләр вәкилләре белдерүенчә, сайлаулар тыныч үтте. 

Фото: "Башинформ".

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас