

10 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көне. Бүген Башкортстанда Дәүләт Җыелышы – Корылтайга һәм җирле үзидарә органнарына 7 меңнән артык депутат мандатының язмышы хәл ителәчәк.
Республикада иртәнге 7.00 сәгатьә 3 273 участок сайлау комиссиясе эшли башлый. Алар кичке 21.00 сәгатьтә кадәр ачык булачак.
Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко әйтүенчә, Корылтай депутатларын сайлаулар Русиядә иң масштаблы булачак.
– 2023 елда Башкортстанда бик зур сайлаулар уза. Тоташ Русия буенча Мәскәү өлкәсеннән соң без – икенче. Республика Үзәк сайлау комиссиясеннән тыш, 69 территориаль сайлау комиссиясе һәм 3273 сайлау участогы эшли. Аларның бер өлеше сайлаучыларның вакытлыча тору урынында – СИЗОда, шифаханәләрдә, дәваханәләрдә оештырылган. 110 мандатка бездә 859 кандидат дәгъва итә, ягъни уртача бер мандатка 8 кандидат туры килә. Муниципаль сайлаулар буенча 7 мең мандатка 14 меңнән артык кандидат дәгъва итә, – ди ул.
Әйткәндәй, әгәр сәламәтлегегез яки башка мөһим сәбәпләр аркасында участокка килә алмасагыз, Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең “кайнар линия”сенә – 8-800-347-54-54 телефон номерына шалтыратыгыз. Тавыш бирү өчен әрҗәне сезнең йортыгызга алып киләчәкләр.