

Республикада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 230 меңнән артык сайлаучы теркәлгән. Алар өчен нинди шартлар тудырылуы турында “Сайлаулар-2023” иҗтимагый матбугат үзәгендә БР Адвокатлар коллегиясенең “Моратов һәм партнерлар” адвокаты, Иҗтимагый палата әгъзасы, күрү бенча 1нче төркем инвалид Булат Сафин сөйләде. Күрү буенча инвалид булу сәбәпле, Булат Сафин кичә бу гражданнар категориясе өчен махсус җиһазландырылган участокка барып тавыш бирүе хакында сөйләде.
“Мин шуны ассызыклыйсым килә: әгәр кешенең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле икән, бу аның гражданлык хокуклары да чикләнгән дигәнне аңлатмый. Шуңа күрә тавыш бирәсе килсә, ул барып сайлый. Моның өчен мөмкинлекләр булдырылган, ә менә 15 еллар чамасы элек бу өлкәдә проблемалар бар иде. Кичә җәмәгать контроле кысаларында без күрү буенча инвалидлар күпләп яшәгән яисә белем алган урыннарда урнашкан сайлау участокларын барып күрдек. Алар махсус трафаретлар белән җиһазландырылган. Бу трафаретлар эченә бюллетеньнәр салынган. Шулай ук волонтерлар да ярдәм итә”, – диде Булат Сафин.
Чыганак: resbash.ru