Сайлау
10 сентябрь 2023, 03:24

71 мең кеше тәүге тапкыр тавыш бирер дип көтелә

"Башинформ" архивыннан."Башинформ" архивыннан.
Фото:"Башинформ" архивыннан.

10 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көне. Бүген Башкортстанда Дәүләт Җыелышы – Корылтайга һәм җирле үзидарә органнарына  депутатлар сайлаулары үтә.

Процедурада тәүге тапкыр балигълык яшенә җиткән   71 мең башкортстанлы катнашуы көтелә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле сайлаучыларга аерым игътибар бүләчәкләр – сайлау участокларында алар өчен пандуслар һәм култыксалар корганнар, кабинкаларда өстәмә яктырту чаралары урнаштырганнар, эре шрифт белән яисә Брайль шрифты белән басылган  мәгълүмат материаллары әзерләгәннәр. Өйләрендә гражданлык бурычларын үтәргә  сайлаучыларга  волонтерлар булышачак.

Үз кандидаты өчен кешеләр пропискасы да, бүгенге көндә яшәгән урыны буенча да тавыш бирә ала – моның өчен алдан  Дәүләт  хезмәтләре порталы аша онлайн-гариза бирергә кирәк иде.

Иртәнге 8.00 сәгатьтән һәм участок сайлау комиссияләре эше ахырына кадәр БР Иҗтимагый палатасы аппараты каршында сайлау процедурасы буенча туган сораулар белән мөрәҗәгать итәр өчен колл-үзәк эшләячәк. Электораль юристлар сайлау чорында үтәлә торган закон нормалары белән бәйле барлык сораулар буенча кешеләргә консультация бирәчәкләр.  Закон нормаларын бозу  яисә конфликтлы хәлләр килеп туган очракта һәркем +7 (34-72) 18-16-84 номерына шалтырата яисә nabludatel102@mail.ru электрон адресына яза ала. Җәмәгать күзәтүчеләре өчен кайнар линия эшләяәчәк.

Сайлау участокларында төбәктә 13 меңнән арты кеше күзәтәчәк, аларны сайлауларны күзәтү буенча оператив штаб әзерләгән. Бу кешеләр арасында төрле яшьтәге һөнәр ияләр вәкилләре бар. Аларны укытуда төп акцент закон нормаларын бозу очраклары ихтималлыгын булдырмауга һәм сайлаучылар хокукларын һәм процессның үтәкүренмәлелеген үтәүгә ясалды. 

#башкортостанвыборы2023

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас