Сайлау
7 сентябрь 2023, 10:24

Кайда кемне сайлыйлар?

Тавыш бирү көне якынлаша. 

https://vk.comhttps://vk.com
https://vk.com

10 сентябрьдә – Бердәм тавыш бирү көнендә – илнең бар төбәкләрендә дә диярлек сайлаулар үтәчәк.

Кабарды-Балкар, Марий Эл, Санкт-Петербург һәм Ямал-Ненец автоном округыннан тыш, калган 85 төбәктә 4 меңнән артык сайлау кампаниясе узачак. Төрле дәрәҗәдәге сайлауларда катнашу өчен 81 меңнән күбрәк кандидат теркәлгән, алар 34 мең мандат һәм вазифаларга дәгъва итә. Бу көнне 65 миллионга якын сайлаучы тавыш бирә ала.

21 төбәктә – Мәскәү шәһәре, Мәскәү, Амур, Воронеж, Иваново, Кемерово, Магадан, Түбәнге Новгород, Новосибирск, Омск, Орлов, Псков, Самара, Смоленск һәм Төмән өлкәләрендә; Алтай, Краснояр һәм Приморье крайларында; Якутия һәм Хакасиядә, шулай ук Чукотка автоном округында – турыдан-туры тавыш бирү юлы белән губернаторлар сайланачак.

Илнең яңа төбәкләрендә парламент депутатлары Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре башлыкларын сайлаячак. Ямал-Ненец автоном округының яңа губернаторы да шул рәвешле билгеләнәчәк.

20 төбәктә законнар чыгару органнары депутатлары өчен тавыш биреләчәк. Шул исәптән Башкортстанда да Дәүләт Җыелышы –  Корылтайга җиденче чакырылыш депутатларын сайлаячакбыз. Бу көнне бездә Дәүләт Җыелышына һәм җирле үзидарә органнарына 7 меңнән артык депутат мандатының язмышы хәл ителәчәк.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас