Сайлау
18 август 2023, 05:04

Сайлауларда көндәшлек бармы?

Һәркемнең үз фикере. 

https://op.bashkortostan.ruhttps://op.bashkortostan.ru
https://op.bashkortostan.ru

Башкортстанның Иҗтимагый штаб экспертлары республикада сайлауларның көндәшлегенә бәя бирде. Алар бу хакта штабның чираттагы утырышында фикер алышты.

Исегезгә төшерәбез, быел сентябрьдә Дәүләт Җыелышы – Корылтайга җиденче чакырылыш депутатларын сайлаячакбыз. 10 сентябрьдә – бердәм тавыш бирү көнендә – 777 сайлау кампаниясе үтәчәк. Аның нәтиҗәсендә Корылтайга һәм җирле үзидарә органнарына 7 меңнән артык депутат мандаты бүленәчәк.

Төбәкнең Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе Лида Исаргакова әйтүенчә, 2023 елгы сайлауларда бездә җиде партия катнаша. “Бердәм Русия”, КПРФ, ЛДПР, “Яңа кешеләр” һәм “Гадел Русия-Патриотлар-Хакыйкать өчен” партия исемлекләрен теркәде. Ә “Яшелләр” Русия экологик партиясе” һәм “Ватан” партияләреннән бер мандатлылар чыгыш ясый.

Иҗтимагый штаб эксперты Александр Кобыскан Башкортстанда сайлауларда көндәшлек бар һәм ул шактый югары дип исәпли.

“Дәүләт Җыелышы – Корылтайга 859 кандидат теркәлгән, аларның 625е – партия исемлеге буенча, 234е – бер мандатлы сайлау округлары буенча. Әгәр кандидатларның гомум санын алсак, бер урынга 7,8 кеше туры килә. Бер мандатлы округлар буенча конкурс бер урынга 4,25 кеше тәшкил итә. Җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына сайлауларда 14 161 кандидат катнаша. Бер урынга уртача 2,02 кандидат туры килә”, – ди эксперт.

Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе профессоры, тарих фәннәре кандидаты Сергей Лаврентьев: “Без плакатлар күрәбез, исемнәр һәм фамилияләр ишетәбез, әмма күбесенең кем икәнлеген, аларның нәрсә белән шөгыльләнүен белмибез. Сайлауларга өч атна вакыт калып бара. Сәяси көндәшлек партияләрнең һәм депутатлыкка кандидатларның актив гамәлләре белән үрелеп барса гына сайлаучылар булачак”, – ди.

Әйтергә кирәк, 10 июльдән алып Иҗтимагый штаб вәкилләре 13 меңнән артык күзәтүче әзерләгән.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас