Барлык яңалыклар
Сайлау
24 сентябрь 2021, 09:42

Депутатларны көз саныйлар

Тавыш бирү нәтиҗәсе нәрсәсе белән аптыратты?

rbc.ru
rbc.ru

Үткән атнада илдә сайлаулар үтте. Русия Федерациясенең Дәүләт Думасына сигезенче чакырылыш депутатларын сайладык. Моннан тыш, Башкортстанда Дәүләт Җыелышы – Корылтайга Толбазы, Буй, Краснохолм округлары буенча өстәмә сайлаулар узды. Ә муниципаль дәрәҗәдә – Уфа, Белорет һәм Бөре шәһәрләре советларына, шулай кайсыбер авыл биләмәләренә депутатлар сайланды.

Нәрсәсе белән үзенчәлекле булды быелгы тавыш бирү?

Тәү чиратта, пандемия сәбәпле, сайлаулар өч көн барды. Тавыш бирүчеләр өчен уңайлы булды, әлбәттә. Әмма сайлау комиссияләре әгъзалары, күзәтүчеләр өчен эш шактый артты. “Катлаулы өч көнлек чорга карамастан, барлык сайлау комиссияләре дә яхшы эшләде. Без куелган бурычны үтәдек”, – диде бу атнада хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров.

Сайлау нәтиҗәләренә килгәндә, беренче урын “Бердәм Русия” партиясенә эләкте: ул сайлаучыларның 49,82 процент тавышын җыйды. Икенче урында – сайлаучыларның 18,93 процент тавышын җыйган КПРФ, өченчедә –7,55 процент белән ЛДПР. “Гадел Русия – Патриотлар – Хакыйкать өчен” фиркасе 7,46 процент җыйса, “Яңа кешеләр” өлешенә 5,32 процент тавыш туры килде. Әлеге 5 партия Дәүләт Думасына үтү өчен 5 процентлы киртәне җиңә алды.

Шулай итеп, сайлау нәтиҗәләре әллә ни аптыратырлык булмады.

“Бердәм Русия” партиясе, гадәттәгечә, алдынгылыкны бирмәде. Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова әйтүенчә, “Бердәм Русия” Дәүләт Думасында конституцион күпчелеген саклап калды, ләкин 2016 ел белән чагыштырганда, нәтиҗәләрен “бераз төшерде”. Кайсыбер төбәкләрдә партия беренче тапкыр алдынгы урыннарны яулый алмады. Әйтик, Мәскәүдә (электрон тавыш бирүне исәпкә алмаганда), Хабаровск краенда, Якутиядә, Мари Элда һәм Ненец округында ул икенче урынга калды.

Бармак белән генә санарлык бу төбәкләрдәге түбән күрсәткеч гомум картинаны әллә ни боза алмады, әлбәттә. Ил буенча “Бердәм Русия” партиясе сайлаучыларның 49,82 процент тавышын җыйды. Димәк, партия исемлеге буенча “Бердәм Русия” вәкилләренә 112 депутат мандаты эләгәчәк. Моннан тыш, алар бер мандатлы 198 округта җиңде. Нәтиҗәдә, бу партия түбәнге палатада күпчелекне алачак (300дән артык мандат).

КПРФ, узган кампания белән чагыштырганда, бу юлы күрсәткечләрен шактый яхшыртты: 2016 елда 13,3 процент булса, быел 18,93 процент тавыш җыйдылар. Ә Якутия, Хабаровск крае һәм Ненец автоном округында партия исемлеге буенча ул “Бердәм Русия”не үтеп китте.

ЛДПР исә быелгы сайлауда сынатты: электоратның нибары 7,5 процент тавышын гына җыя алды. Ул 2007 елдан алып мондый түбән күрсәткечкә төшкәне юк иде. Ә иң түбән саннар 1999 елда булды: ул чакта Жириновский партиясе 5,98 процент кына тавыш җыйды.

“Гадел Русия”гә килгәндә, ул быел күбрәк тавыш җыю максатында “Русия патриотлары” һәм “Хакыйкать өчен” партияләре белән кушылды. Әмма бу гына аңа артык уңыш алып килмәде. 2011 елда “Гадел Русия” өчен сайлаучыларның 13,24 проценты тавыш биргән булса, 2016 елда бу сан 6,22 процент кына булды. Быел исә алар электоратның 7,4 процент тавышын җыя алды. Кушылган партияләрдән күпне өмет итү мөмкин түгел иде шул. Думага соңгы сайлауларда “Русия патриотлары” 0,59 процент кына тавыш алды, ә “Хакыйкать өчен” фиркасе бөтенләй катнашмады.

 “Яңа кешеләр” партиясе быелгы сайлауларның төп яңалыгы булгандыр, мөгаен. Югыйсә, 2003 елдан алып парламентка дүрт партиядән артык үтә алмыйлар иде. Ел саен шул бер үк фиркаләр – “Бердәм Русия”, КПРФ, ЛДПР һәм “Гадел Русия” генә Думага эләгә иде (2003 елда дүртенче “Ватан” булды). Парламентка дүрттән күбрәк партияләр соңгы тапкыр 1999 елда үтте. Ул чакта алты сәяси көч – КПРФ, “Бердәмлек” , “Ватан – Бөтен Русия”, Жириновский блоклары, “Яблоко” һәм Уң көч союзы – парламентта урыннар алды. 2003 елдагы сайлаулардан соң Думага эләгә алмаган “Яблоко” һәм уңнарга башкача уңыш елмаймады. Ә быел “Яблоко” нибары 1,29 процент тавыш җыйды: бу рекорд аз сан.

Ни өчен “Яңа кешеләр” партиясе, аз вакыт эчендә күп партияләрне үтеп китеп, Думага үтә алды? Бу фиркане 2020 елда эшкуар һәм Faberlic компаниясе хуҗасы Алексей Нечаев төзеде. Партия Кремль ярдәме белән төзелгән, дип әйтәләр. Партиянең төп лидерларының берсе булып Якутиянең элекке мэры Сардана Авксентьева тора. Бу ханымны илдә күпләр белә. Ул үзгә карашы, түрәләрне каты кулды тотуы белән үзен танытты. Партиянең программасы әллә ни ис китәрлек булмаса да, демократик карашлы яшьләр һәм урта буын кешеләрдән – яңа йөзләрдән торган бу партия яңалыкка сусаган сайлаучыларның күңеленә хуш килде.

 “Яңа кешеләр” халыкта яңа партиягә ихтыяҗ булганлыктан Думага үтә алды, – ди төбәк сәясәте буенча эксперт Виталий Иванов. – Бу партия парламенттагы моңа кадәрге дүрт партиянең дә тавышларын үзенә алды”. Эксперт фикеренчә, КПРФ “оппозициядәге ышанычлы партия” буларак шактый күп тавыш җыя алды, ә ЛДПРның түбән нәтиҗәләре “партиянең һәм аның лидерының картаюы” белән бәйле.

Думага 5 процентлы киртәне үтә алмаган партияләр арасында тавышлар түбәндәгечә бүленде: “Пенсионерларның социаль гаделлек өчен Русия партиясе” – 2,46%, Русия коммунистлары коммунистик партиясе – 1,27%, “Яблоко” – 1,33%, “Яшелләр” – 0,91%, “Ватан” – 0,80%, Русиянең ирек һәм гаделлек партиясе – 0,77%, Яшел альтернатива – 0,64%, “Үсеш партиясе” – 0,52%, “Гражданлык платформасы” – 0,15%.

Әлеге фиркаләр арасыннан “Пенсионерлар партиясе” кайсыбер төбәкләрдә уңышка иреште. Ул Хабаровск краенда, Мурманскида һәм Ханты-Манси округында 5 процентлы киртәне үтә алды. Әмма ил буенча 2,46 процент тавыш – бик аз. Калган партияләргә бу юлы уңыш елмаймады.

***

Бер мандатлы округлар буенча тавыш бирү нәтиҗәләре дә “Бердәм Русия” файдасына булды. 225 депутат урынының 198е – аларныкы. 9 урынны – КПРФ вәкилләре, 8ен –  “Гадел Русия – Патриотлар – Хакыйкать өчен”, 2сен ЛДПР кандидатлары алачак.  “Ватан”, “Гражданлык платформасы” һәм “Үсеш партиясе” кандидатлары Дәүләт Думасына берәр вәкилләрен алып килде. Парламентның түбәндәге палатасында тагын биш кәнәфи үзләрен үзләре күрсәтүчеләргә эләгә.

***

Тавыш бирдек. Депутатлар саналды. Сайлау нәтиҗәләренә сәяси бәяне экспертлар бирер. Яңа чакырылыш депутатлары халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен эшләрләр дип өмет итик.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: