Барлык яңалыклар
Сайлау
21 сентябрь 2021, 11:14

Кайсы партия күпме тавыш җыйган?

Якынча нәтиҗәләр билгеле.

ВКонтакте
ВКонтакте

Сайлау протоколлары тулысынча исәпләнде, дип хәбәр итәләр Русиянең Үзәк сайлау комиссиясеннән.

Шулай итеп, “Бердәм Русия” партиясе сайлаучыларның 49,82 процент тавышын җыйган. “Бердәм Русия” вәкилләре партия исемлеге буенча 112 депутат мандаты алачак, дип күзаллана. Моннан тыш, алар бер мандатлы 198 округта җиңгән. Нәтиҗәдә, бу партия түбәнге палатада күпчелекне алачак (300дән артык мандат).

Икенче урында сайлаучыларның 18,93 процент тавышын җыйган КПРФ килә. ЛДПР 7,55 процент белән өченче урында бара. “Гадел Русия – Патриотлар – Хакыйкать өчен” 7,46 процент җыйса, “Яңа кешеләр” өлешенә 5,32 процент тавыш туры килгән.

Әлеге биш партия Дәүләт Думасына үтү өчен биш процентлы киртәне җиңә алды, дип исәпләнә.

Якынча мәгълүмат буенча, КПРФ кандидатлары илнең тугыз төбәгендә беренчелеккә чыккан, ә “Гадел Русия – Патриотлар – Хакыйкать өчен” кандидатлары сигез округта алда бара. Биш төбәктә – үзләрен үзләре күрсәтүчеләр, ике округта ЛДПР кандидатлары җиңү яулаган. “Ватан”, “Үсеш партиясе” һәм “Гражданлык платформасы” партияләре кандидатлары берәр төбәктә алдынгылыкка чыккан.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: