Барлык яңалыклар
Сайлау
21 сентябрь 2021, 13:42

Иң актив сайлаучылар кайсы районда яши?

Нәтиҗәләр билгеле.

https://bash.news
https://bash.news

Сайлаулар үтте, нәтиҗәләр билгеле, дияргә була. Әлегә рәсми йомгак игълан ителмәсә дә, якынча саннар инде үзгәрмәс, мөгаен.

Башкортстанда Дәүләт Думасына сайлауларда катнашкан 14 партия арасыннан 3есе 5 процентлы киртәне үтте, дип санала. Беренче урында, алдан фаразланганча, “Бердәм Русия” партиясе бара. Ул электоратның 66,6 процент тавышын җыйган.

Аннан соң сайлаучыларның 14,7 процент тавышын җыйган КПРФ һәм 8,6 процент белән ЛДПР килә. Беренче бишлеккә шулай ук “Яңа кешеләр” (2,7 процент) һәм “Гадел Русия – Патриотлар – Хакыйкать өчен” (2,6 процент) партияләре керә.

Республика буенча сайлаучыларның 72,79 проценты үзенең гражданлык бурычын үтәгән дип исәпләнә. Сайлауга иң күбе Салават (96,4 процент), Благовар (93,6 процент), Тәтешле (92,8 процент) районнарында һәм Салават (75,4 процент), Сибай (73,5 процент), Октябрьский (70,2 процент) шәһәрләрендә килгәннәр.

Республикада сайлау участокларында тавыш бирү барышын 13540 кеше күзәткән. Чагыштыру өчен: Дәүләт Думасына 2016 елгы сайлауларда 10087 күзәтүче эшләгән.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда Дәүләт Думасына сигезенче чакырылыш депутатлар сайлаудан тыш, Дәүләт Җыелышы – Корылтайга Толбазы, Буй, Краснохолм сайлау округлары буенча өстәмә сайлаулар үтте. Ә муниципаль дәрәҗәдә – Уфа, Белорет һәм Бөре шәһәрләре советларына, шулай кайсыбер авыл биләмәләренә сайлаулар узды. Барлыгы 175 сайлау кампаниясе үтте.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: