Барлык яңалыклар
Сайлау
20 сентябрь 2021, 11:24

Радий Хәбиров: “Сайлаулар лаеклы һәм оешкан төстә үтте”

19 сентябрьдә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров “Төнге сайлаулар”да катнашты. Чара “Сайлау-2021” иҗтимагый матбугат үзәгендә үтте.

Радий Хәбиров: “Сайлаулар лаеклы һәм оешкан төстә үтте”
Радий Хәбиров: “Сайлаулар лаеклы һәм оешкан төстә үтте”

19 сентябрьдә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров “Төнге сайлаулар”да катнашты. Чара “Сайлау-2021” иҗтимагый матбугат үзәгендә үтте.

         Радий Хәбиров журналистлар, блогерлар, җәмәгать эшлеклеләре сорауларына җаваплар бирде, Русия Дәүләт Думасына, шәһәр һәм район Советларына, шулай ук БР Дәүләт -Җыелышы-Корылтайга өстәмә сайлауларга йомгаклар ясады.

         Республика башлыгы Башкортстанда сайлауларның яхшы, лаеклы һәм оешкан төстә үтүен билгеләде. Мәгълүматларга ярашлы, сайлау участокларына тавыш бирүчеләрнең 70 проценты килгән. Тавышларны исәпләү эшләре дәвам итә.

         Соңгы мәгълүматларга ярашлы, Дәүләт Думасына сайлауларда Башкортстанда “Бердәм Русия “партиясе җиңгән. Ул сайлаучыларның 69 процент тавышын җыйган.  КПРФ — 2, ЛДПР — 3 урынга чыккан.

         Республика җитәкчесе Башкортстаннан Дәүләт Думасына сайланган депутатларның төп бурычы —төбәк мәнфәгатьләренә кагылышлы файдалы инициативаларны яклау икәнлеген билгеләде. “Безнең булачак парламентарийларның барысы да олы тормыш юлы үткән кешеләр. Алар бай тәҗрибә туплаганнар, акыллы, лаеклы кешеләр һәм алар Башкортстан мәнфәгате өчен нәтиҗәле эшләрләр дип ышанам”, — диде Радий Хәбиров.

         Төбәк башлыгы Уфа кала Советының яңа составында төзелеш тармагы гына түгел, төрле өлкә вәкилләре тәшкил итәчәгенә ышанычын белдерде. “Мин шәһәр Советына Уфаның төрле катламыннан чыккан кешеләр килүен теләр идем. Шәһәр халкы бу мәсьәләдә безне хуплагандыр дип ышанасы килә”,—диде Радий Хәбиров. Ул шулай ук сайлау кампаниясе һәм тавыш бирүләр тәмамланганнан соң яхшы башкарылган эштән соң арыган сыман күңелле талчыгу тоюын да белдерде.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: