Барлык яңалыклар
Сайлау
20 сентябрь 2021, 10:00

Протоколларның 60 проценты саналган

Кайсы партияләр биш процентлы киртәне үтә алыр?

viralife.ru
viralife.ru

Русиянең Үзәк сайлау комиссиясендә Дәүләт Думасына сайлау протоколларының 60 проценты саналган.

Аларга ярашлы, беренче урында “Бердәм Русия” партиясе алда бара. Алар исәбендә әлегә – 47,16 процент тавыш.

Икенче урында – 20,89 процент тавыш белән КПРФ, өченчелектә 7,9 процент белән ЛДПР килә.

Беренче бишлеккә шулай ук “Гадел Русия” (7,54 процент) һәм “Яңа кешеләр” (5,77 процент) партияләре керә.

Шулай итеп, якынча исәпләүләр буенча, Дәүләт Думасына биш процентлы киртәне биш партия үтә алды.

Башкортстанда, экзитполлар мәгълүматлары буенча, бу киртәне нибары өч партия генә үткән дип исәпләнә.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: