Барлык яңалыклар
Сайлау
20 сентябрь 2021, 17:42

Константин Толкачев: "Республикада тавыш бирү нәтиҗәләре көтелмәгәнчә булмады"

Аның сүзләренә ярашлы, Башкортстанда 5 процентлы киртәне өч партия генә үтә.

Константин Толкачев: "Республикада тавыш бирү нәтиҗәләре көтелмәгәнчә булмады"
Константин Толкачев: "Республикада тавыш бирү нәтиҗәләре көтелмәгәнчә булмады"

Сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда республикада яшәүчеләрнең тавыш бирү нәтиҗәләре көтелмәгән хәл булып тормый, дип белдерде БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев.
"Башкортстанда Русия парламентының түбән палатасының яңа составын сайлауларда "Бердәм Русия"нең җиңүен, гомумән, алдан күзалларга мөмкин иде. Бүген сайлаучылар аның көчен эпизодик рәвештә - сайлаулардан-сайлауларга кадәр генә түгел, ә даими тойган бердәнбер сәяси көч. Партия проектлары эре шәһәрләрдә һәм бәләкәй авылларда гамәлгә ашырыла, алар сизелерлек һәм һәркемгә барып җитә. Шуңа күрә дә республикада яшәүчеләр күпчелек тавыш белән реаль эшләрне һәм тотрыклылыкны сайлады дип әйтергә мөмкин",- диде Константин Толкачев.
Аның сүзләренә ярашлы, Башкортстанда 5 процентлы киртәне өч партия генә үтә.
Толкачев фикеренчә, КПРФ һәм ЛДПР традицион рәвештә электорат хуплавы белән файдалана. Бу юлы да аларга тавыш бирүчеләр күп булды. Шул ук вакытта "Гадел Русия - Патриотлар - хакыйкать яклы" берләшкән сәяси көч үзенең тоткан позициясен берникадәр йомшарткан. Соңгы вакытларда партия активистлары үз программаларын алга этү белән шөгыльләнәсе урынга, күбрәк эчке сүз көрәштерүләр белән булашканнар, бәлки менә шушы хәлләр аларга сайлаучыларның күбрәк тавышын җыярга комачаулагандыр.
Республика парламенты спикеры федераль парламентның алдагы составы белән көйләнгән конструктив диалогның Дәүләт Думасына яңа сайланган депутатлар белән дә дәвам итәчәгенә ышанычын белдерде.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: