Быелгы сайлауларда аеруча республиканың авыл районнарында яшәүчеләрнең югары активлык күрсәтүләрен билгеләде ул.
Иң күп тавыш бирүчеләр Салават районында булды - анда 96,5 процент сайлаучы катнашты. Районның 88 процент халкының башкорт һәм татар булуын искә алганда, мөселманнарның гражданлык активлыклары турында фикер йөртергә мөмкин.
-Безнең төп принципларыбызның берсе - изге эшләргә ярдәм күрсәтү. Шул исәптә илгә һәм җәмгыятькә файда китерергә сәләтле кандидатларны хуплап та. Сез, кардәшләребезнең, гражданлык бурычыгызны биреп, гражданлык активлыгы үрнәге күрсәтүегез шатландыра,- диде Айнур хәзрәт Биргалин.
Мөфти шулай ук катлаулы пандемия чорында һәм республиканың көньягында булган янгыннар вакытында мөселманнарның ватан язмышына битараф булып калмауларын да билгеләде.