Сайлау көннәрендә Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре кизү тора.
Сайлау участокларының күбесендә табиблар эшли. Ковидтан һәм грипптан вакцина ясау бүлмәләре дә оештырылган. Шулай ук сәламәтлек бүлмәләре эшли: аларда медик күзәтү үтәргә, табиб киңәше алырга мөмкин.
Мәсәлән, Уфаның 49нчы мәктәбендә урнашкан сайлау участогында бүген 21нче санлы поликлиниканың белгечләре кабул итә. Шуңа күпләр биредә тавыш биреп кенә калмый, ә прививка да эшләтә, кардиолог консультациясе дә ала.
Нефтекама шәһәрендәге өч сайлау участогында шулай ук вакцина ясаучы мобиль пунктлар эшли.
Уфаның 1нче санлы поликлиникасы хезмәткәрләре 6 сайлау пунктында кизү тора.
Мәсәгуть үзәк дәваханәсенең күчмә фельдшер-акушер пункты да сайлаучыларга ярдәм күрсәтә бу көннәрдә.
Иглин районының үзәк дәваханәсе табиблары да сайлау пунктларында эшли. Теләгән һәркем, кирәк булса, аларга мөрәҗәгать итә ала.