Барлык яңалыклар
Сайлау
19 сентябрь 2021, 08:27

Сайлаучыларның яртысы диярлек тавыш биргән

Ә бүген, өченче көндә, күпме кеше тавыш бирер?

https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

18 сентябрьдә сайлауның икенче көне булды. Башкортстанда кичә сайлаучыларның 48,53 проценты үзенең гражданлык бурычын үтәгән. “Сайлау” дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматлары шулай ди. Барлыгы 1 287 800 кеше үз тавышын биргән.

Әйткәндәй, кичә Уфада экспертлар электрон тавыш бирү турында фикер алышты.

“Ни өчен быел Башкортстанга электрон тавыш бирүне үткәрергә рөхсәт итмәүләрен аңлмыйм, – ди эксперт Михаил Бреслер. – Әмма икенче сайлауларга безнең республика кушылыр дип уйлыйм. Бу – минемчә, бүгенге заманда тавыш бирүнең иң уңайлы алымы”.

Әлбәттә, тавыш бирү тулысынча электрон төргә күчә дип аңларга кирәкми, гадәти сайлаулар да калачак, дип тә өстәде ул.

Иҗтимагый палата аппараты җитәкчесе Шамил Вәлиев та киләчәктә электрон тавыш бирү булачак, дип исәпли.

“Ил Президенты Владимир Путин тавыш бирүнең бу формасын сынап карады. Быелгы сайлауларда электрон тавыш бирү җиде төбәктә кертелде”, – диде ул.

Аның әйтүенчә, әле кешеләрнең бырысы да яңа технологияләргә ышанып бетми. “Ләкин вакыт үтү белән бу мәсьәлә хәл ителер”, – ди эксперт.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: