Барлык яңалыклар
Сайлау
19 сентябрь 2021, 12:44

Нефтекама участогында тәртип бозу булганмы?

Участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасарын эшеннән алганнар дигән хәбәр таралган иде.

bash.news
bash.news

Җомга көн кичен Нефтекама шәһәрендәге 482нче сайлау участогында участок комиссиясенең фикерләшү тавышына хоккулы әгъзасы Ирек Хиҗәпов тәртип бозу очрагы турында белдерде дип язган иде “Эхо Москвы” матбугат чарасы. Ирек Хиҗәпов сүзләренчә, әрҗәләрне ачканнан соң комиссия әгъзаларының берсе өстәлгә өстәмә бюллетеньнәр салган.

Бу хактагы мәгълүматны һәм видеоны Территориаль сайлау комиссиясенә тапшырганнар. Анда участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Рүзил Әхмәтовны вазифасыннан бушатырга дип карар чыгарганнар дигән хәбәр дә булды.

Нефтекама территориаль сайлау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов бу хәлгә аңлатма бирде. Аның әйтүенчә, суд җомга көнне бирелгән тавышларны юкка чыгару өчен нигез булырлык тәртип бозуны тапмаган. Участок гадәти режимда эшли.

Нефтекама шәһәр суды бу фактларны игътибар белән өйрәнгән, шаһитлардан сорашкан. Нәтиҗәдә рәиснең урынбасарын эштән бушатудан баш тарткан.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: