Барлык яңалыклар
Сайлау
19 сентябрь 2021, 11:15

Кайда күбрәк тавыш бирәләр: шәһәрдәме, авылдамы?

Сез ничек уйлыйсыз?

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко бүген, 19 сентябрьдә, РФ Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирүчеләрнең санын хәбәр итте.

Сайлауның ике көнендә 1 392 492 кеше тавыш биргән. Аларның 190 меңе өйләрендә сайлаган.

Кайда күбрәк тавыш бирәләр: шәһәрдәме, әллә авылдамы? Әлегә билгеле мәгълүматлар буенча, шәһәр округларында сайлаучыларның – 36,74 проценты, ә районнарда 51,54 проценты үзләренең гражданлык бурычын үтәгән. Уфада явка 49,09 процент тәшкил иткән.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда РФ Дәүләт Думасына сигезенче чакырылыш депутатлар сайлаудан тыш, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайга Толбазы, Буй, Краснохолм сайлау округлары буенча өстәмә сайлаулар үтә. Ә муниципаль дәрәҗәдә – Уфа, Белорет һәм Бөре шәһәрләре советларына, шулай кайсыбер авыл биләмәләренә сайлаулар уза. Барлыгы 175 сайлау кампаниясе үтә, аларда 312 мандат алмашыначак.

Дәүләт Думасына сайлауларда 14 партия катнаша. Бер мандатлы алты округтан 59 кандидат теркәлгән. Корылтайга өстәмә сайлауларда 4 партиядән 11 кандидат һәм үзен үзе күрсәтүче бер кандидат катнаша.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: