Барлык яңалыклар
Сайлау
19 сентябрь 2021, 13:24

Көн үзәгенә ничә кеше тавыш биргән?

Сайлаучыларның уртача яше билгеле булды.

chgtrk.ru
chgtrk.ru

Сайлауларның тәүге ике көнендә тавыш бирүгә хокуклы гражданнарның яртысы диярлек үзләренең гражданлык бурычын үтәгән.

Бүген бу исемлек шактый артыр дип фаразлана. Ни дисәң дә, Русия халкы бар эшне соңга кадәр сузарга ярата. Икенчедән, моңа кадәр сайлауларның якшәмбе көннәрендә үтүе дә гадәткә кереп калган һәм күпләр нәкъ ял көнендә тавыш бирергә күнеккән.

Ә әлегә көн үзәгенә булган саннар белән Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Марина Долматова таныштырды. Шулай итеп, 19 сентябрьнең 12.00 сәгатенә сайлаучыларның 53,5 проценты тавыш биргән. Бу  – 1 608 096 кеше дигән сүз.

Яшь үзенчәлегенә килгәндә, тавыш биргәннәрнең 17 проценты – 30 яшькә кадәрге сайлаучылар. 80 яшьне узучылар 4,2 процент тәшкил итә. Ә 127 сайлаучы 100 яшьнең аръягына чыккан. Сайлаучыларның уртача яше – 48 яшь, дип белдерде Марина Долматова.

 

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: