Барлык яңалыклар
Сайлау
19 сентябрь 2021, 11:33

Фикер: Сайлауның көтелмәгән нәтиҗәләре булсын иде

Йөрәк белән тавыш бирү дөресме, әллә салкын акыл кирәкме?

www.rbc.ru
www.rbc.ru

“Күп сәясәтчеләр җәмгыятьтә тотрыклылык кирәк, диләр. Әмма мин алар белән бәхәсләшер идем. Тавыш бирүнең көтелмәгән нәтиҗәләрен күрәсе килә”, – ди журналист Рәзиф Абдуллин. Бу хакта ул “Сайлаулар төне” штабының туры эфирында сөйләде.

Ул шулай ук “йөрәк белән тавыш бир” дигән сүзләрне дә шик астына куя. “Акыл белән, салкын акыл белән тавыш бирергә кирәк. Сайлау алды кампаниясе бер көн генә бармый. Ләкин кайсыберләр сәясәт белән кызыксынып тормый һәм, сайлау көнендә генә исемлеккә карый да, ничек туры килә, шулай тавыш бирә”.

Сайлауларда катнашкан партияләрнең программасы да анык кына түгел, дип исәпли журналист. “Аерым партия аерым бурычлар куйса дөрес булыр иде. Мәсәлән, эре эшкуарлыкны яклау, пенсионерларны яклау һәм башкалар”, – ди ул.  

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: