Барлык яңалыклар
Сайлау
19 сентябрь 2021, 11:59

Авылларда бәйрәм рухы бүген дә саклана әле

Шулай ди Эльвира Аеткулова.

Автор фотосы.
Автор фотосы.

Башкортстанның Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Эльвира Аеткулова бүген, 19 сентябрьдә, “Сайлаулар-2021” иҗтимагый матбугат үзәгендә булды.

Ул сайлауларның өч көн баруына үзенең фикерен белдерде. “Бу тавыш бирүчеләр өчен бик уңайлы, – диде ул. – Беренчедән, пандемия шартларында кешеләрнең бер урынга күпләп җыелуына юл куелмый. Икенчедән, вакыт ягыннан да отышлы. Ялларда каядыр китәргә кирәк булганнар җомга көнне үк тавыш бирде”.

Сайлаулар күтәреңне рухта үтә дип бәяләле ул. “Бигрәк тә авыл халкы сайлауны бәйрәм кебек кабул итә. Шуңа алар гадәттә тавыш бирү бинасына керү белән: “Исәнмесез! Бәйрәм белән!” – дип сәлам бирә. Һәм бу рух авылларда бүген дә саклана”, – дип сөйләде ул.

Ә сезнең авылларда ничек?

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: