Барлык яңалыклар
Сайлау
18 сентябрь 2021, 22:20

Киләчәктә электрон тавыш бирү артачак

Дистацион рәвештә сайлап булачак.

Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Иҗтимагый матбугат үзәгендә экспертлар сайлау законнарындагы яңалыклар турында фикер алышты. Спикерлар киләчәктә электрон тавыш бирү киң кулланылачак дигән фикергә килде.

Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстеру буенча Башкортстан Башлыгы карамагындагы совет рәисе Владимир Барабаш санлы тавыш бирүне – бүгенге көндәге иң төп яңалык, дип исәпли.

«Хәзер хезмәттәшләр-журналистлар ил Президенты Владимир Путинның электрон рәвештә тавыш бирүе хакында сөйләде, өстәвенә, ул әле изоляциядә. Әгәр хәтерем ялгышмаса, инде җиде төбәктә онлайн-тавыш бирү тулы көченә эшли, гәрчә бу тест, чөнки бөтен ил  бу эшкә җәлеп ителмәгән. Бу үзгәреш кешеләргә дөньяның теләсә кайсы почмагында тавыш бирү, үз ихтыярыңны белдерү мөмкинлеге бирәчәк. Шулай ук дөрес саналмалган бюллетеньнәр турындагы сүзләрне бетерәчәк. Саннар буенча шунда ук әйтеп булачак. Кешеләрнең ихтыяр белдерүе күренеп торачак – бу сайлаучыларның активлыгын арттырачак, бәлки зур булмаган яки яңа партияләргә парламент булырга мөмкинлек бирер», — диде ул.

Владимир Барабаш хәзерге вакытта онлайн-тавыш бирү барган төбәкләр тәҗрибәсе нигезендә бу алымны бөтен илгә тарату турында карар кабул ителәчәк, дип өстәде.

"Биш елдан соң булачак киләсе Дума сайлауларына без Дәүләт хезмәтләрендә керү һәм кирәкле партиягә, кирәкле кандидат өчен тыныч кына галочка кую мөмкинлегенә ирешербез, дип уйлыйм. Бу — сайлаулар барышын тамырдан үзгәртә торган төп яңалык», - дип билгеләп үтте спикер.

БАГСУ ректоры, философия фәннәре кандидаты Данияр Абдрахманов барлык процессларны цифрлаштыру – киләчәк, дип килеште.

"Мобиль сайлаучы кебек мөһим яңалыкны да искә төшерәсе килә, асылда, син моңа кадәр сайлаган теләсә кайсы участокта алдан теркәлергә һәм тавыш бирергә мөмкин. Бу яңалыктан үзем файдаландым-бик җайлы, беркая да йөрергә, таныклыклар алырга кирәкми. Дәүләт хезмәтләре аша мондый хокукны рәсмиләштерү күпкә җиңелрәк. Болар барысы да кирәк, чөнки без дөньяның үзгәрүен аңларга тиеш, һәм барлык кешеләрнең конституциячел хокуктагы ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, без электрон тавыш бирүгә дә күчәргә тиеш, — дип белдерде Данияр Абдрахманов. - Теләсә кайсы очракта, ниндидер процедуралар үзен акламаса, без бер адым артка чигенә алабыз».

БР Дәүләт Җыелышы секретариаты җитәкчесе урынбасары, юридик фәннәр кандидаты Арсен Еникеев коллегалары белән бердәм фикердә. Аның сүзләренә караганда, «Иң мөһиме-сайлаучылар өчен уңайлы булсын. Инде дистәләрчә эш Дәүләт хезмәтләре аша башкарыла, сайлаучыларга өстәмә көч куярга кирәкми. Махсус портал булдырылды, перспективалар киң».

Кәгазь бюллетеньнәргә килгәндә, Владимир Барабаш фикеренчә, алар сакланачак, чөнки алардан файдаланучы кешеләр булачак.

Чыганак: bashinform.ru

 

Читайте нас: