Барлык яңалыклар
"Өмет"кә - 30 яшь
13 март 2023, 14:04

Яңа Бикмәтләрне моңландырып

...Кайчандыр бер заман киләчәк, диләр. Кеше дигәнең читән урынына биек таш койма тотып, кереп бикләнер. Кеше кешене санламас, күрше күршене танымас. Ир – бер, хатын икенче компьютерга, балалар телефоннарга капланыр. Һәм тынлык урнашыр… Күңелләрдә бушлык урнашыр...

Яңа Бикмәтләрне моңландырып
Яңа Бикмәтләрне моңландырып

 

Әлеге сүзләрне мин моннан 15 ел элек “Моңнар кайтсын авылга!” дигән акциябезне башлаганда язган булганмын. Әллә ни күп вакыт та үтмәгән кебек... Әмма куе ак томан эченә кереп киткәнне абайламаган кебек фаразланган “киләчәк”нең уртасында торып калганыбызны да сизмәдек. Бүген инде интернеты чиксез телефоннар һәркайсыбызның кулында бар. Җыр-моң белән дә шаккатырырмын димә халыкны. Артистларны алар күрмәсә шул үтүктән генә күрмидер хәзер... Шуңа күрә “Моңнар кайтсын авылга!” акциясе белән юлга чыкканда йөз төрле уй чорнап ала. Җыелырмы халык? Кем килер? Ничек кабул итәрләр?..
Аллаһка шөкер, Борай районы Яңа Бикмәт авылында безне зал (дөресрәге спорт залы) тутырып каршы алдылар. “Өмет” белән бергә 8 Март алдыннан җырлы күчтәчән өләшергә тугры дусларыбыз - Башкортстанның атказанган артисты, җырчы, музыкант Радик Динәхмәтов һәм популяр автор-башкаручы Русия федерациясе хөкүмәтенең Мактау грамотасы иясе, “Татар халкына хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән Гөлфия Шәвәлиева да барды. Бәйрәмгә әйләнгән бу чарада шулай ук Борай районы хакимияте урынбасары Гемир Хазетдин улы Нуртдинов, Бөре почтамты начальнигы Данис Рәшит улы Гильфанов та катнашты.
Күп еллар дәвам иткән матур традициябезгә бу юлы да тугры калдык. “Өмет” белән укучылар арасында өзелмәс җеп булып торган почта хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләребезне җиткердек. Биредә эшләүче почта хезмәткәрләре бик актив булып чыктылар. Алар сумка күтәреп авыл буйлап кына йөгерми, бик матур җырлыйлар да икән. Татар халкында кунак ашы кара-каршы дигән сүз бар. Яңабикмәтлеләр үзләре дә концерт номерлары белән чыгыш ясады. Аеруча адашыбыз “Өмет” ансамбленең чыгышы күңелгә хуш килде. 2014 елда оешкан әлеге ансамбль авылда үткән һәр чараның чагу бизәге булып тора икән. Анда әйткәнемчә почта хезмәткәрләре Гөлназ Губаева белән Ильфира Билалова да җырлый. Рәфәүи Ямуров белән Фидәрит Гыйлметдинов өздереп гармунда уйнавы да ямь өстенә ямь булды. Клуб җитәкчесе Минзилә Гыймаева сүзләренә караганда, Яңа Бикмәт гармунчыларга бай авыл. Гомумән, талантлы, үҗәт һәм тырыш халык яши биредә.
– Тыңлату җаен тапсаң, гөрләтеп чаралар үткәрергә була, – ди Минзилә ханым уены-чынын бергә кушып.
Аның сүзләрен китапханәче Айсылу Нурмөхәмәтова дә җөпли. Бүгенге заманда авылларда үткән чараларның мәдәни өлеше өчен кайда да шушы ике хезмәткәр җаваплы. Авыл халкының концерт, кичә һәм очрашуларга йөрүе клуб эшчеләренең активлыгына, дәртенә һәм эшләү теләгенә бермә-бер бәйле. “Өмет” белән очрашуда да Рима Губаева, Бәгыя Минәҗева, Рәшидә Дәүләтшиналарның җылы сүзләр җиткерүе, Кәшифә Мөглитдинованың сәхнәгә менеп үз шигырьләрен укуын күреп, без моңа тагын бер кат инандык.
– Пенсия акчасына гына яшәсәк тә, “Өмет”тән аерылмыйбыз. Һәр рубрикасын кызыклы итеп алып барасыз. Укымлы һәм фәһемле гәзит чыгарасыз. Рәхмәт сезгә, – диде алар. – Почта хезмәткәрләренә рәхмәт, гәзитне вакытында тараталар. Килгәннәрен тәрәзәдән карап көтеп торабыз.
Тугры укучыларыбыз гына түгел, вакытында актив авторларыбыз да булганнар алар. Рус теле һәм әдәбиятын укытканда Хариса Шакирова яшь хәбәрче түгәрәге оештырып, укучылары белән даими “Чаткылар”га язышып торган. Аларның гәзит битләрендә дөнья күргән язмаларын альбом битләренә ябыштырып саклаган. Күптән инде хаклы ялда булса да, әлеге альбомны ул кадерле ядкарь итеп саклый.
Шунысы гына кызганыч, авылда мәктәп юк инде. Вакытында гөрләп торган ике катлы таш мәктәп бинасының спорт залы –клуб, икенче почмагы – балалар бакчасы хәзер. Фельдшер-акушерлык пункты да шушы ук бинада урнашкан. Балалар исә күрше Чалкак авылына йөреп укый. Кайчандыр шаулап эшләгән ике катлы мәдәният йорты булган биредә... Ике катлы колхоз идарәсе конторы да булган... Сүткәннәр... Экономия максатыннан, җылыту ягыннан барысы да дөрес кебек. Тик менә биналар гына түгел, авыл сүтелә шул... Тамашачыларның нигездә өлкән яшьтә булуы килеп керү белән күзгә ташланды. “Эх, яшьләр килмәгән” дип уйлап куйдык. Ә баксаң...
– Авылыбызда яшьләр калмады инде ул: картая авыл, бушый. Кайвакыт кибеткә барып кайтканчы урамда бер кеше очрамый. Тагын ун-унбиш елдан ни көтә? Эх, яшәтәсе иде авылны! Бетертәсе килми бит! Яшьләрне кайтарасы иде, - диләр.
Бер Яңа Бикмәт халкы гына түгел, авылының сүнеп барганын сызып-сызлап күзәтүчеләр һәр тарафта хәзер. Тик менә яшьләрне авылга кайтару ысулларын белүчеләр генә юк... Ни чарадан бичара дигәндәй, яшьлекләрен, авылның күкрәп торган чакларын сагынып, моңланырга гына кала... Сәхнә йолдызларыбыз Радик Динәхмәтов һәм Гөлфия Шәвәлиева тарафыннан яңгыраган җыр-бүләкләрне көчле алкышларга күмеп каршы алдылар ул көнне. Җырчылар үзләре дә халык янына төшеп, “син дә мин” ихластан җырлашып, сөйләшеп, рухланып кайтты.
Үзгә бер төрле – берчә күңелле, берчә моңсу, берчә уйландыра торган булды бу чара. Авылларда “Өмет”не белүче, яратучы, көтеп алучы укучыларыбызның күп булуы сөендерә. Ә менә арада яшьләрнең булмавы уйландыра... Ләкин шулай да кәефне төшермибез. “Өмет” бер минутка да өметсезлеккә бирелергә тиеш түгел.
Әнә бит авыл биләмәсе башлыгы Мөнәвәр Таһир улы Зарипов та “Өмет”кә язылачакмын дип калды. Димәк, өмет бар әле!

Яңа Бикмәтләрне моңландырып
Яңа Бикмәтләрне моңландырып
Яңа Бикмәтләрне моңландырып
Яңа Бикмәтләрне моңландырып
Яңа Бикмәтләрне моңландырып
Яңа Бикмәтләрне моңландырып
Яңа Бикмәтләрне моңландырып
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: