Барлык яңалыклар
"Өмет"кә - 30 яшь
12 июль 2021, 17:19

Бүген "Өмет"кә 30 яшь тулды

Әйе, дуслар, бүген бездә бәйрәм! Редакциябездә иртәдән бирле телефоннар тынмый, социаль челтәрләрдә тәбрикләү хатлары агыла. Котлауларыгыз, изге теләкләрегез өчен зур рәхмәт, дуслар!

Бүген "Өмет"кә 30 яшь тулды
Бүген "Өмет"кә 30 яшь тулды

   Дусларыбыз күп икән безнең. Бүген моңа тагын бер тапкыр инандык. Ә менә иң-иңнәре, үзебез чакырмасак та, безне котларга килделәр. БР Журналистлар союзы рәисе, "Башкортстан" гәзитенең баш мөхәррире Вәдүт Исхаков безне тәбрикләргә керде.

   Күп тә үтмәде, дустыбыз, күп җырлар авторы, шагыйрь Әбделманов бәлеш белән килде, ә аннан Благовар районының Яңыш авылыннан тагын кунаклар килеп төште! Яңыш мәдәният йорты мөдире Мәхмүт Ибраһимов һәм аның тормыш иптәше Наилә Рәшит кызы безнең юбилей уңаеннан махсус бәлеш пешереп алып килгәннәр. Чәй табыны артында сыйланып, сөйләшеп, матур итеп туган көнне билгеләдек. Кунаклар белән истәлеккә фотосурәткә дә төштек. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: