Күзләр, күзләр. Аларны ничек сакларга?

Күзләр — күңел көзгесе, ди халкыбыз. Алар шулай ук безнең дөньяны танып белүдә иң төп ярдәмчеләребез дә. Күзләре сәламәт булганда гына адәм баласы тормышның бар ямен күреп-тоеп яши ала.

Күзләр, күзләр. Аларны ничек сакларга?Күзләр, күзләр. Аларны ничек сакларга?
Күзләр, күзләр. Аларны ничек сакларга?

Бүгенге көндә бар дөньяда, һәм шул исәптән безнең илдә дә, күз авыруларына дучар кешеләр саны зур тизлектә арта бара. Чөнки компьютер һәм гаджетлар заманында күзләргә төшкән йөкләнеш соңгы елларда берничә тапкырга артты. Статистика шуны күрсәтә: хәзер хәтта балалар арасында да начар күрүчеләр саны үсә. Күз авыруларын алдан ничек искәртергә мөмкин һәм бүгенге замана медицинасы нинди могҗизаларга сәләтле?

   Бу сорауларга җавап табу өчен без “Сихәт”тә югары категорияле табиб-офтальмолог, медицина фәннәре кандидаты Айсылу Алмас кызы Акманова белән әңгәмә кордык.

   -Айсылу Алмасовна, сез офтальмология өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган белгеч. Нишләп табиб һөнәрен сайладыгыз?

   -Үзем – Уфа кызы, әти-әнием – Зианчура ягыннан. Әти – БДУда студентларга физика фәненнән белем бирде, ә әнием – Уфаның беренче санлы поликлиникасында – участок терапевты, аннан терапия бүлеге мөдире, аннан башкаланың 52нче санлы поликлиникасында баш табиб булып эшләде. Мин аның эшен шулкадәр нык яратуын, ә пациентларның һәм хезмәттәшләренең аны хөрмәтләвен күреп, әнием белән горурланып үстем, ул хәтта җәйге ялыннан да эшенә ашкынып чыга иде. Мөгаен, аның гүзәл үрнәге миңа һөнәр сайларга ярдәм иткәндер.

   Әтием исә: “Хатын-кызга күз табибы булу яхшы булыр, кызым”,- дип киңәш итте. Менә шуңадыр, мин кулыма диплом алу белән Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институтына эшкә килдем, биредә бердәм һәм фәнгә бирелгән коллектив каршы алды. Миңа академик, медицина фәннәре докторы, профессор, атаклы табиб-офтальмолог, ул елларда институтның җитәкчесе булган Марат Тәлгать улы Азнабаев кул астында эшләү һәм тәҗрибә туплау бәхете тиде. Ул Союзда беренчеләрдән булып яңа туган балаларга тумыштан килгән катарактага операцияләр ясауны  киң кулланышка керткән һәм бу юнәлеш буенча Уфада көчле фәнни мәктәп булдырган, докторлык диссертациясен дә шул темага язган кеше. Ул чорда  безнең Уфага илебезнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән дә операция эшләтергә киләләр иде. Мин дә ул җитәкләгән балалар бүлегендә эш башладым һәм күз авырулары, шул исәптән, тумыштан килгән катаракта темасына кандидатлык диссертациясе якладым,фәнни хезмәткәр генә түгел, ә операцияләр эшләүче хирург та булдым. Соңрак төрле вазифаларда эшләргә туры килде: институтта гыйльми секретарь эшен алып бардым, диссертацияләр советының фәнни секретаре булдым, шулай ук ике ел дәвамында институтыбызда фәнни-медицина журналы редакторы булдым. Шуңа күрә дә сезнең журналист эшенең катлаулылыгын бик яхшы аңлыйм (елмая).

   2006 елда Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институтына директор булып Мөхәррәм Мөхтәрәмович Бикбов килде һәм ул да минем укытучым.. Башта ул миңа Фәнни-белем бирү бүлеге мөдире кебек гаять җаваплы вазифаны ышанып тапшырды. Шактый еллар дәвамында миңа республиканың һәм Русиянең төрле почмакларыннан килүче яшь табибларның белемен арттыруга, ягъни интернатурадан алып ординатурага кадәр белгечләр әзерләү, табибларның квалификациясен күтәрү бүлеген җитәкләргә туры килде. Шуңа да мине бүген республикада гына түгел, ә илебезнең төрле почмакларында офтальмолог булып эшләгән бик күпләр белә, сәламнәр җибәрә. Шулай итеп, миңа өч дистәгә якын хезмәт дәверемдә төрле юнәлешләрдә эшләргә туры килде. Соңрак Мөхәррәм Мөхтәрәмович мине түләүле кабул итү поликлиникасы мөдире  итеп билгеләде һәм компетенцияләремнең киңәюенә булышлык итте – бүген мин өлкәннәр офтальмологиясе буенча эшлим.

   Безнең институтта бик күп студентлар, ординаторлар белем ала, шул исәптән чит илләрдән килүчеләр дә. Мин практик табиб кына түгел, ә офтальмология һәм оптик приборлар төзү кафедрасы доценты да (кафедра җитәкчесе – М.М. Бикбов): лекцияләр укыйм, практик дәресләр алып барам, шул исәптән, инглиз телендә дә.

   Институтта эшләр – күп планлы, кызыклы һәм белемнәрне даими яңартып торуны таләп итә. Мин нәкъ менә үзебезнең матур даны еракларга таралган учреждениедә эшләвем һәм пациентларны офтальмология өлкәсендә кулланылган иң заманча җиһаз-корылмалар белән дәвалый алуыма бик шатмын.

   Быел июнь аенда Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институты үзенең 100 еллыгын билгеләп үтте һәм  бу юбилеена ул җитәкчебез Мөхәррәм Мөхтәрәмович Бикбов җитәкчелеге астында зур зур уңышлар белән килде. Безнең институт уникаль – ул, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, үзәктән читтә эшләүче бердәнбер фәнни-тикшеренү учреждениесе булып тора. Биредә фәнни, практик, педагогик эшчәнлек бик югары – үзәк фәнни-тикшеренү институтлары белән тәңгәл – кайсыбер юнәлешләрдә хәтта алардан да югарырак дәрәҗәдә алып барыла.  

   -Бүген сез  түләүле пациентларны кабул итәсез. Сезгә килергә теләүчеләр күп. Тик, белүебезчә, биредә күпчелек тикшеренүләр һәм операцияләр пациентларга гомум медицина страховкасы (ОМС) полисы буенча күрсәтелә, бу шулаймы?

   -Әйе, дөрес. Бүген без федераль учреждение буларак эшлибез һәм менә ике ел инде БДМУның ведомство учреждениеләренең берсе булып исәпләнәбез. Элек ОМС буенча республика халкы белән генә эшләгән булсак, бүген безгә Русиянең төрле өлкәләреннән дә дәваланырга киләләр. Шуңа да бар теләгән кешеләр кыска вакыт эчендә институтка ОМС аша эләгә алмый. Альтернатива буларак, пациентларга озак чират көтеп торырга туры килмәсен өчен, түләүле хезмәтләр күрсәтү эше оештырылган.

    -Бүген еш кына табиблар җитешми дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Сездә ничек?

   -Безнең институтка эшкә килергә теләүчеләр күп. Чөнки һөнәри әзерлек бик яхшы куелган: килүчеләр практик һәм тәрбияви мәктәп үтәләр. Алар өчен даими укулар оештырыла, ординаторлар һәм студентлар бездә тәҗрибә туплап, ил буенча эшкә таралыша.

   -Айсылу Алмасовна, күзләрне елына ничә тапкыр тикшертү дөрес булыр?

   -Балаларга килгәндә, алар өчен регламентланган тикшерү календаре каралган. Мәсәлән, тууның беренче елында ешрак, сәламәт булса, сирәгрәк күзәтелә башлыйлар. Ә бәлигъ булган кешеләргә, аеруча 40 яшьтән соң, елына 1-2 тапкыр күз табибына күренеп торырга кирәк. Чөнки кеше организмында нәкъ менә кырыктан соң күп чирләр баш калкыта башлый. Без аларның күбесен башлангыч чорда тоймыйбыз да әле, ә инде сиздерә башлагач, соң булуы мөмкин.

   -Әйтегез әле, күз авырулары ир-егетләрдә ешрак очрыймы, әллә гүзәл затлардамы?

   -Бердәй күзәтелә. Ләкин безгә хатын-кызлар ешрак мөрәҗәгать итә, чөнки алар үзләренең саулыгына ныграк игътибарлы, моның өчен мин аларны мактарга телим. Ир-атлар үрнәк алсыннар иде дигән теләктә калам.

   -Күз күрүе күбрәк нигә бәйле?

   -Күрү сәләте – ул күзләрнең сәламәт булуына дәлил. Әгәр кеше яхшы күрә икән, димәк, бар да яхшы, әгәр күз күрүе начарланды икән, димәк борчылырга, табибка күренергә сәбәп бар. Тикшерү вакытында без бар булган проблемаларны ачыклыйбыз.

   Күз авыруларының барсы да беренче чиратта күрү сәләтенә тәэсир итә. Күрү сәләте – ул диагнозның төп күрсәткече, дияр идем. Кайсыбер чирләр  дәвалауга җиңел бирешә, кайсыберләре бик бирешеп бармый...

   -Күзләрнең гомум сәламәтлеге нидән гыйбарәт?

   -Күзләр – бар организм белән бәйле. Шуңа да неврология, үзәк нерв системасы, эндокринология чирләре (мәсәлән, шикәр диабеты), шулай ук буын чирләре дә иртәме-соңмы барыбер күзләргә тәэсир итми калмый. Хроник авыруы булган кешеләрне шуңа да мин  “елына ике тапкыр белгечкә күренегез, соңга кала күрмәгез”, дип кисәтергә телим.

   -“Коры күз синдромы” дигән сүзләрне бүген еш ишетергә туры килә...

   -“Коры күз синдромы” – глобаль проблема. Еш кына моңа күрү каналларының тараюы сәбәпче була. Шулай ук бүген бар тормышыбызны биләп алган гаджетларның “ярдәме” тими калмый. Кемдер көн буена компьютер артында эшли, кемнәрдер телефоннан күзләрен алмый. Кыскасы, бүген 40-50 яшьтәгеләр бу бәлагә аеруча нык зар белдерә, шулай ук яшьләр дә безгә еш ярдәм сорап килә.

   Дәвалауга килгәндә, иң гади ысул – күзләрне дымландыручы тамчылар куллану. Алар консервантларсыз булырга тиеш. Мондый препаратлар даруханәләрдә сатыла, аларны хәтта табиб күрсәтмәсеннән тыш та кулланырга ярый.

   -Глаукоманы да, катарактаны да нәсел чире диләр. Бу дөресме?

   -Катаракта – күзләрнең клиник авыруы.

   -Ул нәселдән күчми, чөнки матдәләр алмашы бозылуы аркасында килеп чыга. Ул, гадәттә, кешенең олыгаюы белән бәйле һәм үз вакыты җиткәч һәр кешедә күзәтелә. “Һәр пациент үзенең катарактасына кадәр яшиячәк” дигән гыйбарә дә бар хәтта, тик ул кемдәдер – иртәрәк, кемдәдер соңрак башлана. Хәер, катаракта бүген һич куркытмый, чөнки соңгы елларда аннан арыну буенча операция иң камил, иң югары технологияле, иң яхшы башкарыла торганнардан (99,9 процент очракта – уңышлы үтә) санала.

   -Элек катарактаның “тулышканын” көткәннәр түгелме?

   -Бүген инде бер дә көтеп, кадерле вакытны әрәм итү юк, кешенең күрү сәләте начарая башлау белән үк операция эшләнә. Күпләр бездән “катарактаны булдырмау өчен нишләргә мөмкин?” дип сорый. Андый ысул юк, дусларым: дару препаратлары да, халык медицинасы да аннан котылуга ярдәм итә алмый, кызганычка каршы.

    (Дәвамы “Сихәт”нең август санында).

                                              Гөлара Арсланова әңгәмәләште.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас