

Сорау:
Югары кан басымыннан хәзер бик күпләр интегә. Шуңа берәр чара таба алмыйлармы ни соң? Без эчкән даруларның зыяны бик күп бит!
Җавап:
Югары кан басымы белән интегүчеләргә тиздән дарулар урынына прививка ясый башларга мөмкиннәр. Британиянең биотехнология институты галимнәре уйлап тапкан бу вакцина әлеге вакытта клиник тикшеренүләр үтә. Препарат кан басымын күтәрүче төп механизм ангиотензинга тәэсир итә һәм пациентның иммун системасында кан басымы күтәрелүгә каршы махсус антитәнчекләр барлыкка килә. Башта вакцина 3 атна саен ясалса, соңрак аны елына 1 генә тапкыр кабатларга туры киләчәк.
Фото: Башинформ.