

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Шәхес белән очрашу” дип аталган кызыклы проект әзерләнә.
Нурлылар тамашачыларны Сәвия Сираева белән бергә аның гасырга тиң гомер юлын үтәргә чакыра. Бу кичтә легендар актрисаның тормышындагы иң мөһим мизгелләре хакында сүз булачак. Аның сугыш афәте кагылган балачагы, үз юлын табуы, иҗат биеклегенә күтәрелүе, шатлык-кайгылар аша узуы — барысы да күз алдыгыздан үтәр. Сәвия Сираеваның күңел түреннән чыккан хәтирәләре театр артистларының җырлары һәм спектакльләрдән өзекләр белән үрелеп, тамашачы күңелендә тирән эз калдырырлык сәнгать әсәренә әвереләчәк.Чара 22 июньдә 19:00 сәгатьтә Кече залда уза. Рәхим итегез, дуслар!
Фото: “Нур” театры