

Әле күптән түгел генә без — ТР яшәүче Башкортлар корылтае вәкилләре, «Залесный» мәдәният үзәге каршында эшләп килүче «Ак тирәк» башкорт халык фольклор театры солистлары Руф абыйда кунакта булдык һәм Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан тәбрикләдек.
Руф Хәлил улы һәм аның тормыш иптәше безне шат йөз һәм кунакчыллык белән каршыладылар. Әйтерсең лә күптән көткән якын туганнары килгән! Ветеран үзенең тормыш юлын искә алды, безгә тәфсилләп сөйләп үтте.
Руф ага Башкортстаныбызның гүзәл табигать кочагында урнашкан Салават районында туып-үскән. Каһарманлыклар белән тулы тормыш юлын үткән. Ләкин гомере буена корычтай нык шәхес булып калган. Сокланырлык кеше!
Тамырлары Салават Юлаев нәселеннән булган Руф Хәлил улы 47 ел! буена армый-талмый Казан Кремлендә, проект институтында генераль директор булып хезмәт салган. Бик күп зур биналарны, мәһабәт концерт залларын сафка бастырган ул. Хөкүмәт тә, аның тырыш хезмәтен югары бәһалаган — Русиянең атказанган төзүчесе ул.
Иҗади яктан да көчле Руф Зиннуров, гәрчә техник яктан 4 институт тәмамлаган булса да! Шигырь китаплары авторы, күпсанлы җырлар язган, Опера һәм балет театрында вокалист та булган. Менә бит, булганнан бар да була!
Без — Башкортстаннан килеп Казан югары белем алучы студентлар да, барлык якташлар да Руф агабыз белән ихлас горурланабыз. Киләчәктә ветеранның бер гасырлык олуг юбилейларын да исәнлектә һәм иминлектә каршыларга насыйп итсен Ходай.
Юлай НИЗАЕВ, Русия Федерациясе Журналистлар берлеге әгъзасы.