Радий Хәбиров генерал Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды

Уфаның Совет мәйданында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды. Скульптура композициясе 112нче Башкавдивизия сугышчыларына һәм Ватан өчен гомерләрен биргән барлык ватандашларга арналган. 

Радий Хәбиров генерал Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдыРадий Хәбиров генерал Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды
Радий Хәбиров генерал Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды

Тантанада Русия Геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт думасы депутатлары, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Ватанны саклаучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

– Республика халкы һәрвакыт лаеклы сугышты, һәм без аларның батырлыкларын истә тотарга тиеш, - дип белдерде Радий Фәрит улы журналистлар белән әңгәмәдә. - Республикада 58 фронтовик, 98 мең сугыш чоры баласы яши, Әфганстанда һәм Чечняда кораллы бәрелешләр ветераннары буыны бар, ә хәзер махсус хәрби операция ветераннары барлыкка килә. Безнең бурыч – аларга ярдәм чараларын киңәйтү, гаиләләре турында хәстәрлек күрү.

Фото: Башкортстан Республикасы Башлыгының рәсми порталы.

Радий Хәбиров генерал Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды
Радий Хәбиров генерал Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас