Җиңү парады истә кала ул

Уфада үтәчәк парадка барганда   Бөек ватан сугышында Кызыл байрак ордены алган җизнәм Әгъләм Низаев, дүрт авыр яра алган картәтәм Габдулла Сәмигуллин,  күршеләрем  Тимерҗан Кудояров, Сафуан Әбунәгыймовларны уйлап бардым. Безнең буын ветераннарны күреп калды, истәлекләрен тыңлады, сорауларга җавап алды. Авыл герое Әгъләм җизнинең, елый-елый,  сугыш хәлләрен сөйләвен ничек онытасың. Гаҗәпләнүем дә истә: Кызыл байрак ордены алган герой, үзе елый.

Җиңү парады истә кала улҖиңү парады истә кала ул
Җиңү парады истә кала ул

 Ирексездән бүгенге парадка алар күзе  белән дә карадым. Шомырт салкыннары белән өретелгән шау чәчәкле Уфада бүген җилле-кояшлы һава. Яшь аралаш булган бәйрәмгә сәгать 10 да ук халык җыела башлады. Урамның ике ягы да халык белән тулуга  маршлар һәм хәрби  форма белән бизәлгән төзек сафларның хәрәкәтен һәркем сокланып каршы алды. Солдат парадта матур шул, шул горурлык һәм соклану хисен парад караучылар тойгандыр. Бигрәк тә балаларга якын ул хис, алар фонарь баганаларына ук үрмәләп, парад расчетларын тәбрикли, ура тавышына кушыла.

 Парад дигәндә,  1985 елның 8 мае Мәскәүдәге Зур театр алдындагы фонтан  искә төшә.  Анда  9 майда үтәчәк  1945 елгы Җиңү парадында катнашучылар җыелган. Шул  тарихи парадта Гитлерның штандартын мавзолей мостоваяны ташлаган үзбәк дивизиясе разведчигы Солтан ага белән танышам. Ул шул парад хакында сөйли, гәзиттә басылган материалларны күрсәтә. Яшь   иде әле Солтан әкә... Шулай, парадлар истә кала ул. Быелгысы белән дә шулай булачак.

Рәүф Идрисов.

Автор фотолары.

Җиңү парады истә кала ул
Җиңү парады истә кала ул
Җиңү парады истә кала ул
Җиңү парады истә кала ул
Җиңү парады истә кала ул
Җиңү парады истә кала ул
Җиңү парады истә кала ул
Җиңү парады истә кала ул
Җиңү парады истә кала ул
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас