Иртәгә Бөек Җиңү көне!

Шул уңайдан бүген кыска эш көне.

Иртәгә Бөек Җиңү көне!Иртәгә Бөек Җиңү көне!
Иртәгә Бөек Җиңү көне!

Шул уңайдан бүген кыска эш көне.

 

Бүген май аеның иң дулкынландыргыч көннәренең берсе - 8 май!

Иртәгә Бөек Җиңү бәйрәме көне. Җомга, 8 май, Җиңү көне уңаеннан озын ял көннәре алдыннан соңгы эш көне. Башкортстанның Дәүләт хезмәт инспекциясе искәрткәнчә, бу көнне эш вакыты бер сәгатькә киметелергә тиеш.

Әйткәндәй, бәйрәмнәрдән соң киләсе эш атнасы да кыска булачак.

Бәйрәм уңаеннан Башкортстанда яшәүчеләрне өч көнлек ял көннәре көтә — 9-11 май.

Быел Җиңү көне шимбәгә туры килә, шуңа күрә ял көне дүшәмбегә, 11 майга күчерелә. Киләсе эш атнасы сишәмбе, 12 майда башлана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2026 елның мае Башкортстанда яшәүчеләр өчен ял көннәренә бигрәк тә бай. Традицион май бәйрәмнәреннән тыш, республика тагын бер көн ял итә — 27 май, ул вакытта мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бу көн төбәктә рәсми бәйрәм, ял көне булып санала

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас