

- Җиңү көне – һәрберебез өчен иң мөһим, иң изге бәйрәм. Бу көнне халкыбызның бердәмлеге ачык сизелә. Без фронтта Ватанны саклаган һәм тылда хезмәт батырлыклары кылган кешеләрне хөрмәтлибез, аларның батырлыгына һәм рухи ныклыгы алдында баш иябез. Бүген безнең яклаучылар – махсус хәрби операциядә катнашучылар – бу хәрби эшне дәвам итәләр, илнең намусын һәм киләчәген яклыйлар. Героик буын токымнары буларак, безнең бурыч – бердәм булу һәм Бөек Җиңү байрагын горурлык белән күтәреп бару, – дип билгеләп үтте статс-секретарь, Русия Оборона министры урынбасары, «Ватанны саклаучылар» фонды рәисе Анна Цивилева.
«Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан Республикасындагы филиалы акциядә актив катнаша – СВОда катнашучыларның һәм аларның якыннарының – Бөек Ватан сугышы ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең тарихларын, фотосурәтләрен һәм видеороликларын җыя. Аларны фонд филиалларының социаль челтәрләрендә бастырачаклар, ә тарихларны илебезнең барлык төбәкләрендә сөйләячәкләр.
Гаилә тарихы белән уртаклашырга телисезме? «Ватанны саклаучылар» фондының үз шәһәрегездәге яки райондагы филиалының социаль координаторына мөрәҗәгать итегез. Махсус хәрби операциядә катнашучы турында язма, аның туганының тарихын әзерләгез, фотосурәтләр яки видеолар куярга онытмагыз. Фонд хезмәткәрләре басма өчен материаллар рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк.
Фото: mgazeta.com