

Иртәгә, 8 майда, Башкортстанда «Фашизмга каршы көрәштә һәлак булганнарның якты истәлегенә» иҗтимагый гражданлык-патриотик тантана узачак.
Тантана бер үк вакытта бөтен республика буенча 10.50 сәгатьтән 11.20 сәгатькә кадәр Бердәм тавыш белән узачак. Ул 11.00 сәгатьтә бер минут тынлыкны үз эченә ала.
Акцияне «Русиянең үлемсез полкы» хәрәкәтенең төбәк штабы һәм Ватанны саклаучылар гаиләләренең Гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан Республикасы буенча бүлеге оештыра. Ул патриотик хәрәкәтләрнең максатларын һәм бурычларын уртаклашкан оешма һәм учреждениеләрдә узачак.
Оештыручылар тантананы эш урыннарында, уку кабинетларында, актлар һәм спорт залларында һәм башка мәйданчыкларда уздырырга чакыралар.
Катнашучыларга үзләренең якыны – Җиңүче солдатның фотосы төшерелгән һәм Георгий тасмасы белән бейдж кияргә, шул рәвешле аңа хөрмәт һәм хәтер күрсәтергә киңәш ителә.
Бер минут тынлык — Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар һәм Фашизм корбаннары турында мәңгелек хәтер һәм кайгы символы ул, дип искә төшерә акцияне оештыручылар.
Фото: resbash.ru