Илнең 26 төбәгендә Бөек Ватан сугышы геройларының гаилә тарихларын җыюга керештеләр. Башкортстан Республикасы халкы да катнаша ала.
«Җиңү йөзе» проектының төп бурычы – совет халкының батырлыгы, фронтта сугышкан, тылда хезмәт иткән, блокада, оккупация, концлагерьлар кичергән һәм Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән кешеләр турында Халык хәтерен саклау.
Республика халкы үзләренең якыннары һәм туганнары – Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары һәм язмышлары сугыш чоры белән бәйле булган башка кешеләр турында сөйли алачак. Барлык тарихлар, фотосурәтләр һәм документлар Бөек Җиңү турындагы халык елъязмасының бер өлеше булачак. Аларны «Җиңү йөзе» бөтенхалык тарихи проектына тапшырачаклар. Алар Җиңү музее диварларында сакланачак һәм трансляцияләнәчәк. Гаиләгезнең геройлары турындагы истәлекне саклау мөмкинлегеннән файдаланыгыз!Проектта ничек катнашырга? Үзегезнең бабагыз – Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше турында язма әзерләгез. Аны «Җиңү йөзе» бөтенхалык тарихи проектының рәсми сайтында җибәрегез https://лицапобеды.рф яки https://forms.yandex.ru/u/69f33c2d49af470efab98cfe
Чыганак: Текст Галина Морозова, иллюстрация – «Россия-минем тарихым»тарихи паркы