Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
2 апрель , 18:44

"Җиңү паровозы" бишенче юбилей турына чыга

"Җиңү паровозы" 15 мең чакрымнан артык юл үткән.

"Җиңү паровозы" бишенче юбилей турына чыга
"Җиңү паровозы" бишенче юбилей турына чыга
2022 елдан башлап һәр яз саен Куйбышев тимер юлында ретропоезд Башкортстан, Татарстан, Мордовия, Самара, Ульяновск, Ырынбур һәм Пенза өлкәләренең зур һәм кече станцияләренә уникаль хәрби техника, 1945 елның Бөек Җиңү истәлеге һәм халкыбыз батырлыгының төп символларын алып бара.
Бу вакыт эчендә "Җиңү паровозы"  15 мең чакрымнан артык юл үткән, 38 шәһәрдә булган, тимер юл вокзалларына бәйрәм чараларында катнашу өчен 200 меңнән артык кеше килгән.
"Быел 25 апрельдән 5 майга кадәр ретропоезд рекордлы санда кече һәм зур шәһәрләрдә  — Куйбышев магистраленең 22 тимер юл станциясендә булачак. Алар арасында Кинель, Похвистнево, Богырыслан, Уфа, Стәрлетамак, Туймазы, Бөгелмә, Яр Чаллы, Якты Күл, Әлмәт, Нурлат, Погрузная, Димитровград, Ульяновск-Үзәк Инза, Рузаевка, Пенза-I, Асеевск, Кузнецк, Сызрань-I, Тольятти, Самара шәһрләре бар», — дип белдерде Куйбышев тимер юлы матбугат хезмәте.
«Җиңү паровозы" ретропоезды составында 11 платформа һәм 20 берәмлектән артык техника урнаштырылачак. Беренче тапкыр тәкъдим ителәчәк уникаль яңалыклар арасында: Т-70 танкы, 1939 елгы гаубица, 1943 елгы миномет, үзйөрешле һәм зенит җайланмалары, трофей чех танкы «Прага» бар.
Поезд Уфада һәм Стәрлетамакта - 26 апрельдә, Туймазыда 27 апрельдә булачак.

 

"Җиңү паровозы" бишенче юбилей турына чыга
"Җиңү паровозы" бишенче юбилей турына чыга
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас