Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
18 март , 15:57

“Гаилә зарницасы”нда катнашырга чакыралар

“Гаилә зарницасы” Бөтенрусия уенының яңа сезоны старт алды.

https://vk.com/gosfondsvo
Фото: https://vk.com/gosfondsvo

“Гаилә зарницасы” Бөтенрусия уенының яңа сезоны старт алды. Аның инициаторы – статс-секретарь – РФ оборона министры урынбасары, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева. Аның тәкъдимен Русия Президенты Владимир Путин да хуплады.

Анна Цивилева фикеренчә, “Гаилә зарницасы” проекты гаиләләрне берләштерә, буыннар бәйләнешен ныгыта һәм МХО ветераннарын яшьләргә остазлык һәм патриотик тәрбия бирү системасына җәлеп итә.

– Безнең өчен бу бигрәк тә мөһим, чөнки безнең яклаучылар үзара ярдәмләшү һәм команда рухы кыйммәтен аңлыйлар. Нәкъ менә гаилә безнең төп таянычыбыз булып кала, – дип билгеләде Анна Цивилева.

Киләсе сезонның төп ярышларының берсе иҗади конкурс булачак. Уенда катнашучыларга бергәләп хәрби техниканың гадиләштерелгән модельләрен төзергә һәм аларны ярышлар барышында кулланырга кирәк булачак.

Проектта 11 яшьтән өлкәнрәк ике баладан торган гаиләләр катнаша ала. Уен дүрт этапта узачак: муниципаль, зона, төбәк, аннан соң МХО ветераннары арасыннан остаз кушылачак һәм финал.

Масштаблы уенның финалында 2026 елның август-сентябрь айларында 89 гаилә һәм шул кадәр үк остаз очрашачак.

“Гаилә зарницасы”нда катнашуга гаризаны 2026 елның 24 апреленә кадәр “Беренчеләр хәрәкәте”нең рәсми сайтында сылтама буенча бирергә мөмкин: https://projects.pervye.ru/projects/cef3e7bf-8192-4a3d-9cee-87df32c8aea5.

Башкортстанда заявканы яшәү урыны буенча “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының социаль координаторлары аша яисә Уфада, фондның Совет урамы, 13/15 йортындагы филиалында бирергә мөмкин.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас