9 май - Җиңү көне
16 Марта , 06:59

Күзләр яхшы күрсен өчен

Бүген без тәкъдим иткән рецепт сезгә, мәсәлән, картайганчы күзләрегезнең сәламәтлеген сакларга ярдәм итәр.

Күзләр яхшы күрсен өченКүзләр яхшы күрсен өчен
Күзләр яхшы күрсен өчен

Күрәгәнең шифасы турында ата-бабалар борын-борыннан белгәннәр. Бүген без тәкъдим иткән рецепт сезгә, мәсәлән, картайганчы күзләрегезнең сәламәтлеген сакларга ярдәм итәр.

   Рецепт: 100 грамм күрәгә өстенә капланырлык итеп кенә яңа кайнап чыккан суны салыгыз да, 1 сәгать дәвамында төнәтегез. Аннан күрәгәне ваклап турап, шуңа вак итеп уылган кишер һәм 1 аш кашыгы шикәр оны салып, яхшылап болгатыгыз. Бу – бер көнлек микъдар. Көн дәвамында шушы тәмле даруны аз-азлап ашап бетерегез.

   Әлеге тәмле дә, шифалы да катнашма белән елына ике тапкыр, берәр ай дәвамында сыйланыгыз.

Фото: medrossii.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас