Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
7 февраль , 06:00

Астрологлар фараз кыла: Яңа фикердәшләр табарсыз

Бүгенге көн иҗат белән шөгыльләнүчеләр өчен уңышлы. Көннең икенче яртысы аралашу өчен кулай. Элек борчып торган проблемалар хәл ителер.  

Астрологлар фараз кыла: Яңа фикердәшләр табарсыз
Астрологлар фараз кыла: Яңа фикердәшләр табарсыз

КучкарКөн уңышлы булыр, яңа танышулар ихтималы бар. Бүген ишеткән мәгълүмат тиздән файда китерер.

ҮгезбозауНәтиҗәле көн, күп эшләрсез, яңа проектларга алыныр өчен менә дигән көн. Бүген төзелгән килешүләр отышлы.

ИгезәкләрАвырлыклардан курыкмавыгыз, киләчәккә өмет белән каравыгыз күп нәрсәгә ирешергә ярдәм итәр. Яңа фикердәшләр табарсыз.

КыслаБүген күпләр сезгә тартыла, сезнең белән якынаерга тели. Ләкин барысына да ышанып бетмәгез. Кичен килешүләр планлаштырмагыз, үзегез генә ял итегез.

Арыслан. Эш өчен уңышлы көн. Юк-барга игътибарыгызны юнәлтмичә, мөһим карарлар кабул итәрсез. Яңа идеяләр белән янасыз.

Кыз. Мөһим тәкъдимнәр керер, алардан баш тарта алмассыз. Алдан планлаштырмаган сәфәрләр уңышлы төгәлләнер.

Үлчәү. Үз көчегезгә ышанасыз, кыенлыкларны җиңеп чыгарсыз. Тик якыннарыгыз белән уртак тел табу авыррак.

Чаян. Үз алдыгызга максатлар куеп эшләргә яратасыз, тик бүген аларга ирешү кыен булыр. Акча мәсьәләләрендә саклык сорала.

Укчы. Уку һәм эш өчен менә дигән көн. Кичен кунаклар кабул итү уңышлы. Күптән аралашмаган якыннарыгыз белән ачыктан-ачык сөйләшү яхшыга илтер.

Кәҗәмөгез. Бүгенге көн мөнәсәбәтләрне җайлау өчен кулай. Фикердәшләр табу эшегезне җиңеләйтер. Көтелмәгән җирдән акча керер. Сатып-алулар уңышлы булыр.

Сукояр. Сабырлык саклау мөһим: хисләргә ирек бирсәгез, кемнедер рәнҗетүегез бар, аек акыл белән эш итегез. Башкалар проблемаларын хәл итәргә туры килер.

Балык. Күп нәрсәне күңелегезгә артык якын аласыз, тынычланыгыз. Ярдәмгә килерлек дусларыгыз бар, алар булышыр. Алар белән аралашу күңелегезне күтәрер.

Фото: 7days.ru.

 

Астрологлар фараз кыла: Яңа фикердәшләр табарсыз
Астрологлар фараз кыла: Яңа фикердәшләр табарсыз
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас