Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
6 февраль , 12:38

Татарлар турында кызыклы фактлар

    Татар халкы белән бәйле әйтемнәр дөнья халыклары арасында да киң таралган икән бит...

Татарлар турында кызыклы фактлар
Татарлар турында кызыклы фактлар

   * Япон телендә шундый әйтем бар: «татарча атлау» яки «татар адымы». Ул ниндидер бик мөһим эш яки тәвәккәллек турында сөйләгәндә кулланыла.

   * В. И. Дальнең «Аңлатмалы сүзлеге» һәм Ф. А. Брокгауз белән И. А. Ефронның Энциклопедик сүзлеге буенча «ура» сүзе татарның «ур» - ор сүзеннән килеп чыккан.

   * Инглиз телендә кире һәм үзсүзле малайны <<young tartar» («татар малае») дип атыйлар, ә инде үзеннән көчлерәк дошман белән очрашканда инглизләр <<<to catch a Tartar» («татарга очрадым») диләр.

Фото: buinsk-tat.ru

 

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас