Бу вакыйга сәламәтлек саклауны санлаштыруда мөһим адым булды һәм ул инде күп илләрдә медицина хезмәтләрен күрсәтүне төптән үзгәртергә мөмкин. Клиника тест режимында эшли, ләкин инде хәзер үк ясалма интеллектны көндәлек практикада куллануның уңышлы булуын күрсәтә. Проектның төп максаты – диагностиканы тизләтү, табибларга эшне киметү һәм диагнозларның төгәллеген арттыру.
Традицион ысуллардан аермалы буларак, монда да хәлиткеч сүзне, әлбәттә, табиб әйтә. Ә киләчәктә хәлләрнең ничек булачагын тик вакыт кына күрсәтер... Бу клиниканың үзенчәлеге шунда: беренчел кабул итү этабында табибның шәхсән анда булуына ихтыяҗ юк. Мәсәлән, клиникага килгән пациент платформа белән интерфейс аша бәйләнешкә керә: ул анда үзенең ни белән авыруын һәм чиренең билгеләрен тасвирлый. Кертелгән мәгълүматлар нигезендә система беренчел диагноз һәм киңәшләр формалаштыра, алар соңыннан табиблар тарафыннан тикшерелә яки турыдан-туры даруханәгә яки стационарга җибәрелә.
Экспертлар билгеләп үткәнчә, мондый алым квалификацияле белгечләргә кытлык күзәтелгән ерак төбәкләрдә аеруча файдалы булырга мөмкин. Моннан тыш, диагностиканы автоматлаштыру авыруларның көтү вакытын кыскартырга һәм табиб-кеше хаталарын минимальләштерергә мөмкинлек бирә.
Ләкин... Шул ук вакытта алынган һәм бирелгән мәгълүматларның куркынычсызлыгы һәм ясалма интеллект системаларының пациент алдында этик җаваплылыгы мәсьәләсе бүген дә медиклар һәм бу ясалма акыл-диагностны уйлап табучылар арасында бәхәсләртудыруын дәвам итә. Әгәр дә Эль-Хасада кулланышка кертелгән пилот проекты уңышлы булса, мондый клиникалар челтәре бу ил эчендә дә, башка дәүләтләргә дә таратылырга мөмкин.
Фото: ixbt.com