Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
10 октябрь 2025, 17:06

Республика көнен каршы алдык!!

УДНТУның Октябрьский филиалы нефть һәм газ институтында Республика көнен каршы алу уңаеннан бәйрәм үтте.

Республика көнен каршы алдык!
Республика көнен каршы алдык!

УДНТУның Октябрьский филиалы нефть һәм газ институтында Республика көнен каршы алу уңаеннан бәйрәм үтте.

 Инде бишенче ел студентлар "Республиканы котла!" флешмобында  милли флаг төсләрендә киенеп басып "Башкортстан Республикасы” аббревиатурасын ясыйлар. Быел бәйрәмдә, тантаналы рәвештә  Русия Федерациясе һәм Башкортстан гимннары 3 нче гимназия укучысы Кәрим Зарипов башкаруында курай көйләре белән тулыландырылды.

 Күпмилләтле республикабызга хөрмәт йөзеннән катнашучылар РФ һәм Башкортстан Республикасының алты метрлы гаять зур флагларын күтәрделәр.

Акланда 2 санлы балалар сәнгать мәктәбенең "Зодиак" хореография ансамбле милли бию башкарды.

Бәйрәмгә чакырылган кунаклар: "Бөтендөнья башкорт корылтае (Конгрессы)" халыкара иҗтимагый берләшмәләре берлегенең территориаль бүлеге рәисе Миңнегөл Ахунова, "Агинәй" Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте әгъзалары һәм "Энҗеләр" башкорт халык вокаль ансамбле вәкилләре Башкортстан Республикасы көненә багышланган чарада катнаштылар.

4 курс студенты Илназ Саттаров башкорт телендә җыр башкарды, ә 2 курс студенты Андрей Шерстобитов «Моя Родина» җырын башкарып, бәйрәмгә килүчеләрне музыкаль чыгышлары белән котладылар.

Тантаналы чара башкорт халкы ризыклары ярминкәсе белән  тәмамланды. Анда 9нчы мәктәптән Самирә Кашапова һәм 26нчы "Почемучка" балалар бакчасыннан Самат Кашапов туган якка багышланган шигырьләр укыдылар.

Ярминкәдән алынган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кирәкле әйберләр сатып алуга юнәлтеләчәк.

 

 

 

Республика көнен каршы алабыз!
Республика көнен каршы алабыз!
Республика көнен каршы алабыз!
Республика көнен каршы алабыз!
Республика көнен каршы алабыз!
Республика көнен каршы алабыз!
Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас