Кайгылы хәбәрне район хакимияте башлыгы белдерде.
Башкортстанда 102 яшьлек ветеран Степан Назаров белән хушлашалар. Кайгылы хәбәрне Бакалы районы хакимияте башлыгы Олег Ефимов хәбәр итте.
Бакалы районында гомер иткән Бөек Ватан сугышы ветераны Степан Назаров вафат булды. Степан Дмитриевич Назаров 1924 елның 18 июлендә Бакалы районының Сазановка авылында туа. 1942 елның августында фронтка китә. Курск дугасында кече сержант дәрәҗәсендә сугышкан. Өч тапкыр яралана. Сугышлар белән Венгрия, Австрия, Чехословакия, Румынияне уза.
Җиңүне Венада каршылаган яугир. Сугышта күрсәткән каһарманлыгы һәм кыюлыгы өчен «Батырлык өчен» медале, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күп кенә юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Тынычлыкяулагач, озак вакыт туган колхозында, аннары Яңа Маты совхозында тимерче була, пилорамда, тегермәндә эшли.
Тормыш иптәше Галина Даниловна белән бергә 66 ел яшиләр, биш ул һәм ике кыз тәрбиялиләр, балалары унсигез онык, ә тегеләре, үз чиратында, 22 турун бүләк итәләр.
"Степан Дмитриевич зур тормыш юлы узган, үз гомерен лаеклы үткәргән, күп кенә тарихи вакыйгаларның шаһиты һәм катнашучысы булган. Соңгы елларда ветеран Иске Маты авылында кызы Мария гаиләсендә яшәде. Игътибар һәм хәстәрлек тоеп гомер итте. Ветераныбызның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Аның турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак", – дип язган Олег Ефимов.
Күптән түгел, Гафури районының Мактаулы гражданины, Бөек Ватан сугышы ветераны, 101 яшьлек Габдрахим Садыйковның вафат булуы турында хәбәр килгән иде.